Казан Россия шәһәрләре арасында май бәйрәмнәрендә туристлар саны буенча лидерлар өчлегенә кергән

Беренче унлыкта сәфәрләр саны буенча иң тиз үсеш Ялтада һәм Казанда күзәтелгән

 (Казан, 10 май, «Татар-информ»). Казан Россия шәһәрләре арасында май бәйрәмнәрендә туристлар саны буенча лидерлар өчлегенә кергән. Travel.ru туристлык сервисы аналитиклары май бәйрәмнәрендә Россия туристларының сәфәрләреннән соң шундый нәтиҗә килгән. Рейтинг 2016 елның 1-10 майда мөстәкыйль сәфәр кылучыларның кунакханәләрдә бронь билгеләү мәгълүматлары буенча төзелгән.

"Май бәйрәмнәрендә Россия буенча кунакханәләрне онлайн-броньлау, узган ел белән чагыштырганда, өчтән бер өлешкә кадәр арткан. Туристлар ил буенча сәфәрләрендә кунакханәләрдә бер тәүлек яшәү өчен уртача 3,3 мең сум түләгән, бу узган елга караганда, 10 процентка күбрәк, әмма, чит ил белән чагыштырганда, 2 тапкыр азрак", - дип билгеләп үтте Travel.ru сервисының коммуникацияләр буенча директоры Яков Садчиков.

Май бәйрәмнәрендә броньлар саны буенча Россиянең 10 шәһәре исемлегенә Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Сочи, Ялта, Түбән Новгород, Калининград, Екатеринбург, Бөек Новгород һәм Ярославль кергән.

Беренче унлыкта сәфәрләр саны буенча иң тиз үсеш Ялтада һәм Казанда күзәтелгән. Узган елгы май бәйрәмнәре белән чагыштырганда, алар 1,5 тапкыр арткан дигән сүз.
Oktogo.ru кунакханәләрне броньлау сайты мәгълүматлары буенча туристлар Казанга уртача 3,5 көнгә килгән, Петербургка – 4,5 көнгә. Казанда туристлар бер тәүлек кунакханәдә яшәү өчен 3 мең сумнан кимрәк түләгән, Мәскәүдә - 3,1 мең сум, Петербургта - 3,2 мең сум.