Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе апрельнең соңгы ункөнлегендә Казанда үткәрелә

Татарстан башкаласына 13 илдән 71 спортчы һәм 51 команда вәкиле җыелачак

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясенең өченче этабы 24-26 апрель көннәрендә Казанның Су төрләре буенча спорт сараенда үтә. Татарстан башкаласына 13 илдән 71 спортчы һәм 51 команда вәкиле җыелачак. Шуларның 10сы – Россия вәкилләре. Әлеге ярышта иң көчле сикерүчеләр катнаша. Аларның чыгышларын 16 судья (10 - халыкара категориядә, 6-милли) бәяләячәк.

Өч көнлек ярыш программасының һәр этабына ир-ат һәм хатын-кызлар арасында өч метр биеклектәге трамплин һәм ун метр биеклектәге сикерү каланчасыннан синхрон һәм ялгыз сикерү төрләре кертелгән.
Гыйнвар аенда ярышларга тагын ике яңа дисциплина - синхрон катнаш сикерүләр (3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы сикерү каланчасы) өстәлде. Ярышларның гомуми бүләк фонды 120 мең АКШ доллары тәшкил итә. Тамашачылар шулай ук Олимпия уеннарында ике тапкыр бронза медаль яулаган, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы булган, Дөнья Чемпионаты-2015 илчесе Глеб Гальперин әзерләгән судагы тамашаны күрә алачаклар.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ярышны оештыруга “спорт программасы”, “телерадио тапшырулар”, “тантаналар”, “беркетмә”, “тамашачылар өчен хезмәтләр”, “медицина ягыннан тәэмин итү”, “транспорт” юнәлешләре буенча 74 волонтер җәлеп ителәчәк, диелә Дөнья Чемпионаты-2015 оештыру комитетының матбугат хезмәте old.kzn.ru Казан мэриясе сайтына биргән хәбәрендә.

Аерым алганда, суга сикерү буенча Дөнья сериясе ярышлары ел саен Халыкара йөзү федерациясе канаты астында уза. Бирегә осталык үрнәкләре күрсәтә алырдай йолдызлар гына чакырыла. Дөнья сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салына. Дөнья сериясе булдырылуның чыганагында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика тора. Соңрак аларга Россия, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре федерацияләре кушыла.