Казан Parkrun глобаль проектыннан читтә калмый

Һәр шимбә 5 чакрым араны йөгереп, үз вакытыңны тикшереп, фикердәшләр белән аралашып, ялны актив һәм файдалы итеп үткәреп була

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). 11 апрельдә Казанда паркта 5 чакрым араны йөгереп үтү буенча Parkrun дип аталган глобаль проект старт ала, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы, шулай ук Россиядә Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булып торганга, проект аеруча да символик төскә ия. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Parkrun акциясе волонтерлар белән берлектә 2004 елдан – Лондон бистәсендә беренче йөгерү булганнан бирле үткәрелеп килә. Хәзерге вакытта проектның Бөекбритания, АКШ, Австралия, Польша, Көньяк Африка һәм дөньяның башка илләрендә бүлекчәләре бар.

Россиядә хәрәкәт 2013 елның апреленнән бирле җәелдерелә һәм бүген 4 шәһәрнең 11 паркын үз эченә ала. Казан бишенче шәһәр булачак, ә Горький паркы – ил картасындагы уникенче нокта. Биредә һәр шимбә 9.00 сәгатьтә 5 чакрым араны йөгереп, үз вакытыңны тикшереп, фикердәшләр белән аралашып, ялны актив һәм файдалы итеп үткәреп була.