Казанда метро турындагы балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясала

Транспортта йөрүгә багышланган бәйгегә укучылардан 600 эш килгән
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар–информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 11 гыйнварда Казан шәһәренең “Тукай мәйданы” метро станциясендә “Метрода, трамвайда, электричкада – мәктәпкә гадәттәгечә барабыз” дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү тантанасы булачак. Анда «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвовның катнашуы көтелә.
Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр бүлеге хәбәр иткәнчә, бәйгедә Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы район үзәкләрендә яшәүче 3–16 яшьлек балалар катнашкан. Алар барлыгы 600 эш тәкъдим иткән.
Балалар арасында рәсемнәр бәйгесе «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан, Казан шәһәре мэриясе белән берлектә, үсеп килүче буында халык хуҗалыгының төрле тармакларына караган белемнәр формалаштыру, сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү, аларның эстетик һәм сәнгати фикерләвен үстерү максатыннан оештырылды.
Бәйге җиңүчеләрен махсус комиссия билгеләячәк. Алар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Комиссия әгъзалары арасында Казан сәнгать училищесы укытучылары, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты йорты педагоглары бар.