Казан кышка янә санкциясез чүплекләр белән керә – башкала мэры

Быел бетерелгән 155 чүп оясының 125е муниципаль карамактагы территорияләр, 30ы – башка милекчеләрнең биләмәләре

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Тиешсез урыннарда чүп өемнәре (навал мусора), чүплекләр (свалка) китереп чыгаручыларга карата Казан каласы Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсенекеләр гыйнвар-ноябрь айларында 284 протокол төзегән, шулар буенча 1 млн. 250 мең сум гомуми суммада штраф салынган. Ел башыннан бирле Казанда калдык-постык өелгән шундый 177 урын булган һәм аларның 75е – чүплек. Шушы 177нең 155е (125е муниципаль карамактагы территорияләр, 30ы – башка милекчеләрнең биләмәләре) чистартып тәртипкә китерелгән, шул исәптән 20се – кабат. Аерым алганда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 41 шундый күпләп чүп ташланган урын исәпләнгән, аларның барысыннан да котылганнар һәм арада 33е муниципаль җирләрдә булган, Вахитов һәм Идел буе районнарында 81нең 63е бетерелгән һәм соңгысының 49ы муниципаль карамактагы урыннарда, Киров һәм Мәскәү районнарында 24нең барысы да чистартылган, шуларның 23е муниципаль мәйданнарда, тагын Совет районында 31нең 27се бетерелгән һәм соңгысыннан 20сенең мәйданнары хуҗасы - муниципалитет.

Инде яңа барлыкка килгәннәрен кертеп, хәзерге вакытта шундый 26 чүп оясы бар, дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәрнең административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Альфир Шәмсетдинов.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин исә, Казан кышка янә санкциясез чүплекләр белән керә, дип канәгатьсезлек белдерде. Дөрес, элек рөхсәт ителмәгән урыннардагы 186 (мәсәлән, былтыр – ред.), 200дән артык чүплек белән калган чаклар булды, ләкин болай булырга тиеш түгел: моның буенча системалы эшләү таләп ителә – без яуламас үр түгел бу, дип басым ясап әйтте шәһәр башлыгы.