Казан Башкарма комитетының АТИ идарәсе 22 меңгә якын объектны тикшереп, 7,5 мең протокол төзегән

Казанлылар шикаятьләре буенча тикшереп, транспорт чараларының яшеллек зонасында калдырып китүчеләргә карата 537 протокол төзелгән

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 11 айда Казан каласы Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан башкаланың 22 меңгә якын объекты тикшерелгән, табылган хилафлыклар буенча 7,5 мең протокол төзелгән (612се кабат шундый хилафлык кылган өчен булган) һәм бу былтыргы шушы ук вакыттагыдан 21 процентка артыграк. Шуларның 65 проценты физик затларга, 31 проценты вазифаи һәм 3,5 проценты юридик затларга карата. Нәтиҗәдә, гаеплеләргә 71,3 млн. сумлык штраф салынган, 31,3 млн. сумга якыны инде түләттерелгән (44 проценты).

Бүген Казан каласы Башкарма комитеты подразделениеләре һәм муниципаль берәмлек органнары җитәкчеләренең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап белән чыккан административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесе Альфир Шәмсетдинов шундый статистика китерде. Казанлылар шикаятьләрен тикшереп, расланган күпчелек шикаятьләр транспорт чараларының яшеллек зонасында калдырып китүенә кагыла. Урыннарга барып тикшереп, 537 протокол төзелгән. Физик затларга карата штраф 2-5 мең сум күләмендә каралган, дип ачыклык кертте ул соңыннан журналистларның сораулары җавабында.