Казанда рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләр буенча «кайнар линия» эшли

Анда-санда чүплекләр хасил булуда гаеплеләр өчен административ җаваплылык - кисәтү чаралары, штрафлар каралган

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казанда рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләр буенча шәһәр Башкарма комитетының тышкы матурлау-бизәү комитетының «кайнар линия» телефонына казанлылар, бүгеннән башлап, 292-70-52 номеры буенча шалтыратып хәбәр итә ала. Шушы телефон хәбәрләрне эш көннәрендә (ягъни шимбә һәм якшәмбедән кала) 9.00-12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк. Комитет исә, үз чиратында, ул чүплекләрне бетерү буенча чаралар күрәчәк, ә халыктан алынган мәгълүматлар хакимиятнең күзәтчелек органнарына да тапшырыла, диелә Башкарма комитеттан алынган хәбәрдә.

 Анда шулай ук ел башыннан бирле Казанда рөхсәт ителмәгән 183 урында чүплек булуы ачыклануы, шуларның 146сы бетерелүе, 17се буенча эш баруы һәм тагын 20се бетерелергә тиешлеге турында әйтелә. Андый чүплекләр шәһәрнең бистәләр һәм дача-бакчачылык җәмгыятьләре күпләп урнашкан Совет, Киров, Идел буе районнарында очрый, ә инде чүплекләр хасил булуы еш кына андагы халыкның чүп җыю һәм чыгару өчен акча түләмәүләре белән аңлатыла: бистәлеләрнең яртысы шуның өчен акчасын чыгара, бакчачылык җәмгыятьләрендәгеләрнең – өчтән бере генә.

 Көнкүреш калдыкларын җыеп гамәлдәге чүплеккә чыгару хезмәте килешү нигезендә генә күрсәтелә, аның өчен торак һәм бакчачылык ширкәтләре милекчеләре акча түләргә бурычлы. Хезмәт күрсәткән өчен акча түләнелми икән, димәк, хезмәт тә күрсәтелми, әмма бу хәлләр экологик һәлакәткә китерергә, нәтиҗәдә, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә көнкүреш калдыкларын җыеп чыгару буенча килешү төзүдән баш тарту Казан шәһәрен матурлау-бизәү кагыйдәләрен бозу булып чыга һәм административ җаваплылыкка тартуга нигез булып тора. Моның өчен кисәтү яки штраф каралган: беренче тапкыр эләккәннәргә – 1 йөз сумнан 1мең сумга кадәр, ел дәвамында янә эләккәннәргә – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр. Шул ук вакытта штраф түләү дә тузып, өелеп яткан чүпләрне тиешле тәртипкә китерүдән азат итә алмый, диелгән әлеге хәбәрдә.