Россиянең 100 шәһәре арасындагы рейтинг буенча Казан 3 нче урында

Казаннан соң Түбән Новгород, Уфа, Чиләбе һәм башка зур калалар... Түбән Кама – 25 нче урында, Чаллы – 46 нчы

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин XII Петербург икътисади форумында катнашуны узган атнаның әһәмиятле вакыйгасы буларак билгеләп үтте. «Зур шәһәрләр белән идарә итү» темасына үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә катнашуын белдереп, шәһәр башлыгы аның үзенчәлекләренә тукталды. «Илдә зур шәһәрләр үсеше буенча икътисади сәясәт юк. Әлеге форумнан соң бу мәсьәләдә үзгәрешләр көтелә», - диде ул.
Аның сүзләренчә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ шәһәрләреннән башка үткәрелгән Россиянең 100 шәһәре арасындагы рейтинг буенча, Краснодар, Калининградтан соң, Казан 3 нче урынга чыккан. Анда шәһәрнең инфраструктурасы, җәлеп ителеше буенча, куркынычсызлык тәэмин ителеш һ.б. төрле яклар исәпкә алынган. «Казаннан соң Түбән Новгород, Уфа, Чиләбе һәм башка зур калалар... Түбән Кама – 25 нче урында, Чаллы – 46 нчы. Казанның беренче өчлеккә керүе безнең өчен куаныч та, зур җаваплылык та. Менә тиздән беренче тапкыр Гарәп дөньясы бизнес-инвесторлары, эшкуарларыннан торган делегацияне кабул итәчәкбез. Аны эшчәнлегебезнең уңышы буларак кабул итәм мин», - дип басым ясап әйтте И.Метшин.
«Дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казанда Сабан туена әзерлек мәсьәләләре турында аны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин чыгыш ясады. Әлеге милли бәйрәм барышында җәмәгатьчелек тәртибен саклауда кулланылачак чаралар белән исә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский таныштырды.