Казанда - “Гаилә шатлыклары”

8 июньдә Казанда “Гаилә шатлыклары” исемле республика конкурсының ачык финалы узды.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Узган якшәмбе Казанда “Гаилә шатлыклары” республика конкурсының ачык финалы узды. 15-20 майда Казанда, Әлмәттә, Лениногорскида, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Чистайда, Югары Осланда узган сайлап алу турында 67 яшь һәм күп балалы гаилә (256 кеше) катнашты.
Конкурсны республиканың Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының яшьләр инновацион һәм профилактик программалар үзәге оештырган.
Конкурста балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары катнашты. Алар гаилә тематикасына җырлар башкарды, төрле гаилә уеннары, конкурслар, бәйрәм чаралары тәкъдим итте. Конкурсантлар өчен гаилә темасына инша язу көтелмәгән бирем иде. Күп санлы тамашачылар уздырылган викториналар, конкурсларда актив катнашты. Иң актив нәниләр сәхнәдәге уеннарда төп каһарманнар булды.
Республика конкурсы финалында җиңү яулаган гаилә шифаханәгә юллама белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урын алган гаиләләр кыйммәтле бүләкләр алды. Тамашачылар өчен шулай ук төрле конкурслар оештырылды. Финал барышында мультфильмнар күрсәтелде, балалар “Планета развлечений” аттракционында һәм шулай ук “Лето Стоп” аквапаркында була алды.