Казан Универсиадасын каршылап мотоузыш

Татарстан байкерлары Россияне иңләп, Белоруссия, Украина, Әзәрбайҗан, Казакъстан кебек БДБның 9 иле аша Сочига юл тотачак

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Иртәгә 13.00 сәгатьтә Казан Кремленнән 20 мотоциклчы, Казанда 2013 елда үткәреләчәк Универсиаданы каршылауга багышлап, 40 көнлек сәфәргә кузгала.  «Иреккә чикләр юк - Универсиаданы каршылап» дигән шигарь белән байкерлар Россияне иңләп, Белоруссия, Украина, Әзәрбайҗан, Казакъстан кебек БДБның 9 иле аша Сочига юл тотачак.
Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, Казанның «Freemen mc» һәм Чаллының «Алтын Урда» мотоклублары вәкилләре катнашындагы әлеге акция 2014 елда кышкы Олимпия уеннары уздырырга җыенган Сочи шәһәре халкына «Универсиада-2013» символикасы һәм флаглар белән казанлыларның юлламасын тапшыруны күздә тота. «Freemen mc» мотоклубы тәкъдим иткән шушы акция Казан мэриясе теләктәшлегендә үткәрелә.
Архангельск, Мурманск, Киев, Сухуми һ.б. шәһәрләрдә тукталып, Татарстан байкерлары яшьләр, ветераннар, хәрбиләр, төрле конфессия вәкилләре белән очрашачаклар.