9-30 июньдә Достоевский урамы буенча машина юлы тулысынча ябыла

Юл салучылар яңа җәеләчәк асфальт-бетонның гарантия срогы 4 ел, ә юлга кимендә 10 ел дәвамында ремонт кирәк булмаячак, дип ышандыра

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казанның Вахитов районына кергән Достоевский урамы юлының бу ай беткәнче тулысынча ябылуы хакында игълан итеп, Казан шәһәре Башкарма комитеты машина йөртүчеләрдән гафу үтенә һәм ул турыдан әйләнеп үтү җаен карарга киңәш итә.
 Машина хәрәкәте ябылуның сәбәбе – әлеге урам юлының Вишневский һәм Әбҗәлилов урамнары арасындагы турыда үзгәртеп төзекләндерү эшләре башкарылу. Хәзерге вакытта анда «Казгражданпроект» институты проекты буенча «Каздорстрой» генераль подряд оешмасы җитәкчелегендәге эш көндез дә, төнлә дә тукталмый.
 Машина юлының төзекләндерү эшләре алып барыла торган шушы участогы 610 метр озынлыкта булып, ул 24 метрлы итеп ике тапкырга киңәйтеләчәк һәм, нәтиҗәдә, элек бер генә юнәлешле булган юл 3әр полосалы ике юнәлешле итеп үзгәртеләчәк. Шул рәвешле, Гадел Кутуй урамыннан Достоевский урамы аша турыдан-туры Вишневский урамына чыгу мөмкинлеге туачак. Юл салучылар исә яңа җәеләчәк асфальт-бетонның гарантия срогы 4 ел, ә юлга кимендә 10 ел дәвамында ремонт кирәк булмаячак, дип ышандыра.
 Хәзерге вакытта анда яңгыр суы ага торган канализация ясала; су үткәргечләр, электр һәм телефон элемтәсе чыбыклары күчерелә, яңа төзелгән йортлар су үткәргечкә тоташтырыла.
Казан шәһәре мэриясе, бу урамда эшләр тулысынча август аенда гына төгәлләнәчәк, дип белдерә.