10-11 июньдә башкалабызның Совет районындагы 346 йортына һәм 4 бистәсенә су бирелмәячәк

Бу уңайсызлыклар Кирпичников һәм Ак.Губкин урамнарындагы 300 мм.лы иске су үткәргечне 1200 мм.лы яңасына ялгау эшләренә бәйле

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Казан шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге хәбәр иткәнчә, бу хәл Кирпичников һәм Ак.Губкин урамнарындагы 300 мм.лы иске су үткәргечне 1200 мм.лы яңасына ялгау эшләренә бәйле. Нәтиҗәдә, 10 июнь көнне 01.00 сәгатьтән 11 июнь 17.00 сәгатькә кадәр Совет районының иске өлешендә су бирү туктатылып тора һәм 346 күп фатирлы торак йорт, 13 балалар бакчасы, 14 мәктәп, 6 хастаханә сусыз калачак. «Водоканал» түбәндәге урамнарда яшәүчеләрдән әлеге уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга киңәш итә:
 Н.Ершов ур. (Гвардейская урамыннан Совет мәйданына кадәр)
Җиңү проспекты (Ак.Губкин урамыннан Мамадыш тракты урамы чатына кадәр)
Җ.Фәйзи ур. (җөп санлы йортлар)
П.Лумумба ур.
Аэропорт ур.
Артиллерия училищесы
П.Алексеев ур.
Искра ур.
Шуртыгин ур.
Сеченов ур.
Галиев ур.
Новаторлар ур.
Заря ур.
Космонавтлар ур.
Губкин ур.
          Пионер ур.
Попов ур.
Дружба ур.
Кирпичников ур.
Журналистлар ур.
Октябрьнең 50 еллыгы ур.
8 март ур.
Себер тракты ур.
Ветеринар академиясе
Троицкий лес ур.
Ак.Арбузов ур.
Халитов ур.
Уфимская ур.
Беговая ур.
С.Лазо ур.
Радистлар ур.
Артиллерийская ур.
Зинитная ур.
Краснооктябрьская ур.
Зур Урам ур.
1 нче Азино ур.
2 нче Азино ур.
3 нче Азино ур.
Дорожный тыкрыгы
Каспийская ур.
Олонецкая ур.
Яңа Азино ур.
Владимирская ур.
Коновалов ур.
Ковыльная ур.
Дуслык ур.
Туганлык ур.
Царицино калкулыгы бистәсе
Кече Клыки бистәсе
Константиновка бистәсе
Торф бистәсе.
 Халыкны су белән тәэмин итү максатыннан, түбәндәге урыннарга су цистерналары китертү күздә тотыла:
 Искра ур., 47
 Совет мәйданы
 Ак.Губкин ур., 39
 Космонавтлар ур., 12
 Попов һәм Себер тракты урамнары чаты
 Пионер һәм Себер тракты урамнары чаты.