Пушкин урамында юл төзелеше эшләре тәмамланды, ә Ярминкә мәйданы, Сул һәм Уң Болак урамнарында барысы башлана гына

Пушкин урамында юл төзелеше эшләре тәмамланды, ә Ярминкә мәйданы, Сул һәм Уң Болак урамнарында барысы башлана гына
(Казан, 9 июнь, "Татар-информ, Ирина Игнатьева). Кичә Пушкин урамында юл төзелеше эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Трамвай рельслары арасындагы полотноны гына алыштырасы калды. Юл төзүчеләр сүзләренчә, алар шәһәрнең пассажир тарнспорты хәрәкәтен туктатмас өчен төнлә эшләячәк. Кичә юл оешмалары Сул һәм Уң Болак урамнарында һәм Ярминкә мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр участокны ремонтлый башладылар. Юлның бу участонгын якынча 20 июньдә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.