Казанда “KIТS-2015” халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе була

Быел ул 20 нче тапкыр уздырыла

 (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). 10-11 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 20 нче Халыкара “KIТS-2015” (Kazan International Exhibition for Tourisin and Sport) -Казан халыкара туризм һәм спорт күргәзмәсе була.

Әлеге күргәзмәдә Россия һәм чит илләрдән 150 дән артык катнашучы көтелә. Алар арасында илчелек, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау һәм белем бирү ужреждениеләре вәкилләре, туристик, мәгълүмат һәм транспорт хезмәте, кунакчыллык өлкәсендә эшләүче компанияләр бар.

Быел эчке туризмга аеруча да басым ясалган: шифаханә-курорт сәламәтләндерүеннән алып ял көннәре өчен экскурсия-күңел ачу программаларына кадәр колачланган. Күргәзмәдә ТРның медицина туризмы буларак популярлашучы, әйдәп баручы медицина учреждениеләренең зур масштаблы коллектив экспозициясен беренче тапкыр күрергә мөмкин булачак.

Эшлекле программа кысаларында, Татарстан, Кырым һәм Кыргызстан Республикалары, Свердовск өлкәсе, Санкт-Петербург каласының туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итү чарасы булачак. Малайзия илчелеге һәм Бөекбританиянең Туризм буенча идәрәсе вәкилләре тематик семинарлар уздырырга ниятли.

Күргәзмәне ачу тантанасы 10 апрель көндезге 12 дә 2 нче номерлы павильонда булачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.