Казанлылар торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар буенча түли башлады

Казанлылар торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар буенча түли башлады

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Башкала халкы өченче көн гыйнвар өчен хисап-фактураларын түли. Яңа тарифлар буенча түләргә туры килүгә карамастан, шәһәрнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты белгечләре әлеге процесс якынча узган айдагы кебек бара, дип ышандыра. Фатир хуҗалары артык чыгымнар буенча канәгатьсезлек күрсәтми.

Бары тик теге яки бу өстәмә акча күләмнәре белән бәйле сораулар гына туа. Департамент хезмәткәрләре әлеге хәлне күздә тотып, гыйнвар ае хисап-фактураларына үзенчәлекле кушымта яки аңлатмалы мәгълүмати хат өстәгән. Моннан тыш, департаментның тариф сәясәте буенча башлык урынбасары Евгений Волков торак-коммуналь хезмәтнең яңа бәяләре белән кызыксынучы казанлыларның шалтыратуларына җавап бирә. Сүз уңаенда, бүген Казанга Сарански делегациясе килде. Андагы шәһәр торак-коммуналь хезмәте белгечләре Казан коллегаларыннан тәҗрибә уртаклашырга килгән. Аерым алганда, аларны торакны адреслы капиталь ремонтлау кызыксындыра. Департамент башлыгы урынбасары Владимир Новиков сүзләренчә, Татарстан башкаласы торакчыларының әлеге мәсьәлә буенча тәҗрибәсе бар.