Мәскәү язучысы Владимир Ленинның Казан чоры турында китап язган

Аны ул Кышкы китап фестиваленә алып барачак

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). ). Казанның “Смена” нәшрияты “Ульянов. Казань. Ленин” китабын чыгарырга әзерләнә.

Владимир Ленинның Казандагы тормышына багышланган басманың авторы – Мәскәү язучысы һәм әдәби тәнкыйтьче Лев Данилкин. Автор сүзләренчә, Казан Ульяновка әһәмиятле тәҗрибә биргән, дип хәбәр итә “Смена”ның матбугат хезмәте. Китапны исә 12-13 декабрьдә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә узачак Кышкы китап фестивалендә алып булачак.