XXVII Универсиаданың иң зур һәм иң масштаблы буларак тарихка кереп калуына барысы да бар – мэр Илсур Метшин

Универсиада ябылышы тантанасы башка музыка, бүтән декорацияләр белән сәхнәгә куелган яхшы энергетикалы яшьләр драйвы булачак, ди шәһәр башлыгы

  (Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан каласы җитәкчелегенең бүгенге “эшлекле дүшәмбе”сен башлап, мэр Илсур Метшинның: “Я, Универсиада ачылышы тантанасы сезгә ничек?” – дип сорау ташлавына зал көчле алкышлар белән җавап бирде.

Бу алкышлар шушы ачылыш тантанасын үткәрүгә әзерлек эшләрендә һәм гамәлгә ашыруда катнашкан һәркем адресына, дип канәгатьлек белән әйтте мэр. “Ачылыш тантанасын оештыру комитеты рәисе буларак шуны әйтә алам: кешеләр соңгы 2,5 ел дәвамында тәүлекләр буе эшләде. Стадион төзелешеннән, мәйданчыкны әзерләүдән башлап гаять зур эш башкарылды. Хезмәт нәтиҗәсе буларак, без барыбыз да илебез һәм республикабыз өчен горурлык хисләре кичердек”, - дип, И.Метшин аның 100 проценты белән үз илебез продукты, үз көчләребез белән башкарылуына басым ясап әйтте. Сәхнә конструкциясе Түбән Кама заводларының берсендә әзерләнде, диде ул. Иҗат коллективларының 95 проценты диярлек Казан һәм Татарстанныкы, цирк сәнгате артистларының берничәсе генә Мәскәүдән булып, солистлары Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургныкы иде, дип серне ачты мэр.

“Универсиада ачылышындагы уңыш безнең дөньякүләм ярышлар гына түгел, шундый ук дәрәҗәдә шоу да әзерли алуыбыз турында да сөйли. Нәтиҗәләр турында соңрак сөйләрбез, ә Уеннар ачылышы, тулаем, Россиянең нәрсәгә сәләтлелеген күрсәтте. Хәзер инде хезмәттәшкә әйләнгән Игорь Крутой компанияләр төркеменә аерым рәхмәт, ул продюсерлык үзәге буларак беренче көннән үк шуның белән мәшгуль. Алексей Сеченов – баш режиссер, Жанна Шмакова – бию-хореография өлешен сәхнәгә куючы һәм башкалар”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы киңәшмәдә. Үзенең чыгышында Президент Универсиаданы күләме һәм колачы, шулай ук уйнатыла торган медаль комплектлары һәм катнашучылар саны буенча Олимпия уеннары белән чагыштырды: Казан Универсиадасына килүче илләр Шеньжень Универсиадасыннан 2 гә артыграк килде. XXVII Универсиаданың иң зур һәм иң масштаблы буларак тарихка кереп калуына барысы да бар, ләкин моның өчен әле эшләргә кирәк, диде ул.

“Без барыбыз бергә илебезнең мөмкинлекләрен күрсәтә алдык, шоу гаҗәеп шәп булды, хәзер Универсиада ябылышы шоусына әзерлек бара: анысы исә башка музыка, бүтән декорацияләр белән сәхнәгә куелган яхшы энергетикалы яшьләр драйвы булачак”, - дию белән чикләнеп, сер пәрдәсенә кагылмый гына кызыксындырып куйды мэр Илсур Метшин.

Бу атнада әле шәһәр Сабан туе уздырасы, димәк, эленке-салынкыланырга вакыт юк – эшлибез, дип тезгеннең кыскалыгын искәртте ул.