Казан Сабан туена халыкны шаттллар ташыячак

Мэриядә шул хакта игълан ителде

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Сабан туе уздырылачак Идел буе районындагы Каенлыкка 13 июль көнне халыкны 20 автобус-шаттл ташыячак. 10 нчы микрорайон – Фучик ур. – Зорге ур. – Танк боҗра юлы – Оренбург тыкрыгы юлы – Борисково – Идел буе районы Каенлыгы (10-й микрорайон – Фучика – Зорге – Танковое кольцо – Оренбургский проезд – Борисково – Березовая роща Приволжского района) маршруты буенча әлеге транспорт хәрәкәте боҗра рәвешендә итеп оештырыла. Бүген Казан шәһәре мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкаланың транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков шулай дип белдерде.

Шәхси транспорт белән баручыларга нинди дә булса чикләүләр кертү планлаштырылмый, ягъни Казан Сабан туе көнне юлларда хәрәкәт гадәти режимда оештырыла, диде бу җөмләдә Россия ЭЭМның Казан каласы буенча идарәсенең ЮХИД бүлеге башлыгы Рөстәм Ибраһимов.

Башкала мэры Илсур Метшин исә, иң мөһиме – кешеләр иминлеге, шул исәптән юлларда да, дип искәртте һәм эш оештырылышын янә бер карап чыгарга тәкъдим итте.