Казан каласы Сабан туе Идел буе районы Каенлыгында гына була

Сабан туе – ул милли шоу һәм анда теләгән кеше катнаша ала, анысы да матур хатирәләр генә калдырырлык булырга тиеш, дигән фикердә мэр Илсур Метшин

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Сабан туе бу атна шимбә – 13 июль көнне Мәдәни Универсиада программасы пунктларының берсенә әвереләчәк. Идел буе районының Мирный бистәсе янындагы Каенлык Сабан туен казанлылар белән бергә XXVII Универсиадада катнашучылар һәм әлеге Бөтендөнья җәйге спорт уеннарының шәрәфле кунаклары да бәйрәм итәчәк. Универсиадага килгән барлык илләрнең делегацияләре Татарстанда яшәүче халыкларның көнкүреше, милли гореф-гадәтләре белән таныша, Сабан туе мәйданын тоткан спорт уеннарын һәм мәдәни программаны тамаша кыла алачак.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль миәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева көтеп алган милли бәйрәмнең ничек уздырыласы турында аңлатма биреп, кунаклар өчен 20 мөстәкыйль мәйданчыкта иң шәп проектлар гамәлгә ашырылачак һәм узган еллар тәҗрибәсеннән иҗади ачышлар файдаланылачак, диде. Мисалга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча, Алексеевск, Балык Бистәсе, Буа, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш, Теләче, Чүпрәле муниципаль районнары хакимиятләре белән берлектә 11 милли утар әзерли. Биредә агач архитектурасы, күннән эшләнгән милли эшләнмәләр, татар чигү бизәкләре, каен тузыннан эшләнмәләр, Кукмара киез итекләре һәм халыкның башка төр һөнәрчелеге үрнәкләре белән якыннан танышып, милли аш-суларны татып карап була. Теләге булганнар үзен тимерче яки чүлмәкче яисә икмәк салучы ролендә сыный, балык тота ала. Һәрбер утарда мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим ителә һәм хәзерге вакытта шулар буенча әзерлек эшләре бара, дип сөйләде Л.Фазлыева.

Бәйрәмнең төп мәйданда ачылышы сәгать 11гә билгеләнгән. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп әзерләнгән театральләштерелгән гаять зур тамашага элеккегечә Казан һәм Татарстан иҗат коллективлары, солистлары, ансамбльләре, оркестрлары гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектлары сәнгать осталары да җәлеп ителгән. Үзәк мәйдандагы татарча көрәштә республиканың 500дән артык батыры арасында 12 авырлык категориясе буенча бил алышуда баш батырга бүләккә тәкә әзерләнә. Мәйданда гер күтәрү, аркан тартышу, шома авыш багана буйлап очна кадәр атлау, туры багана башына менү, капчык сугыш, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкә эзләү кебек традицион милли уеннарның һәм спорт чараларының төрлелеге саклана.

Балалар мәйданын быел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары иҗат коллективлары оештыра, “Осталар шәһәрчеге” күргәзмәләр, батик, витраж, сәйлән белән бизәү-чигү, оригами буенча осталык дәресләре уздыра.

“Шаян-шоу” мәйданчыгы мәзәк, уен-көлке яратучыларны җәлеп итәчәк, чөнки анда юмор осталары Равил Шәрәфиев, Рәшит Шамкай мәйдан тотачак. Биредә дусларча шаржлар, җырлар, уен-көлке, конкурслар, призлар уйнату кебек чаралар үзе белән бөтереп ала торган итеп оештырыла.

Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте әзерләячәк “Тимерче алачыгы”нда һәр теләгән кеше үзенә тимердән берәр нәрсә суга, сувенир ясый һәм ясап куелганын да сатып ала, Казан символы булган Зилант белән фотосурәткә төшәргә дә мөмкин, тимердән коеп ясалган әлеге сын 2 метр биеклектә.

“Хуҗа Насретдинда кунакта” дип аталган мәйданчыкны Совет районы иҗат коллективлары әзерли. Милли җәүһәрләр монда да шактый тәкъдим ителә: борынгы милли музыка уен коралларында башкарылган халык көйләрен үз иткәннәр үзе өчен биредә шактый җим табачак, дип саный оештыручылар.

Каенлык территориясендә азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сәүдәсе оештырыла, җәмәгать тәртибе, гадәттән тыш хәлләрдә эш итүче хезмәтләр, медицина хезмәткәрләре кизү торачак.

Сабан туе мәсьәләсендә мэр Илсур Метшин, кунаклар саны моңарчы күрелмәгәнчә күп булачак, шуңа күрә һәр хезмәт, һәрбер подразделение үз ягыннан эш оештырылышын иң югары дәрәҗәдә булырлык итсен – вакыт санаулы гына, тырышыйк, дип мөрәҗәгать итте. “Универсиада ачылышы шоусын читтән карап күзәтсәң, Сабан туе – ул милли шоу һәм анда теләгән кеше катнаша ала, анысы да матур хатирәләр генә калдырырлык булырга тиеш, дип искәртте шәһәр башлыгы.