«Уютный дом» идарәче компаниясенә казанлыларның шикаятьләре узган атнада иң күбе булган

Яңа Савин районындагы бу компания торак оешмалар буенча шәһәр күләмендә карага «манылуы» ел башыннан бирле инде 65 нче тапкыр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Казан шәһәре мэриясенең рәсми сайтына шәһәр халкы җибәргән торак оешмалары һәм торак милекчеләре ширкәтләренең башкарылган эшләренә шикаятьләре арасында, ел башыннан бирле, Яңа Савин районында эшчәнлеген җәелдергән «Уютный дом» идарәче компаниясе өстеннән төрледән-төрле 65 шикаять кабул ителгән.

Әйтик, узган атнада алар хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләр детаризация үткәрүнең сыйфаты һәм кайнар су белән өзеклекләр мәсьәләсендә канәгатьсезлек белдереп язган. Шәһәр күләмендә карага «манылучы»лар рәтендә 2 нче урынны узган атнада Киров районының «Заречье», «Вахитов районы идарәче компаниясе» һәм Совет районының «Дәрвишләр торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләре бүлешкән. Аларның беренчесенә 51, икенчесенә 50, соңгысына 12 шикаять алынган. Аерым алганда, сайтта күрсәтелгәнчә, соңгы атнада казанлылар счет-фактуралардагы саннарның дөреслегенә шик, эшләми торган TV-антенна, агымдагы ремонт эшләре үткәрелмәгәнгә канәгатьсезлек белдергән.