«Сотворение мира»/«Тынычлык булдыру» фестивале сәхнәсендә - «ДДТ» да, «Мумий Троль» да

Илнең танылган бу музыкаль төркемнәре беренче тапкыр бер үк сәхнәдә чыгыш ясаячак, һәм ул - Казанда

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда узган елны 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнне әле беренче генә тапкыр  үткәрелгән «Сотворение мира»/«Тынычлык булдыру» музыкаль фестивале зур танылу алды һәм 150 меңләп кешене Меңьеллык мәйданына җыйды. Быел исә ул янә Казанда, мэр Илсур Метшин үтенече буенча, 27 июнь – Яшьләр көнендә булачак, чөнки әлеге фестиваль нәкъ менә шушы тамашачыны күздә тотып оештырыла да (бу хакта мэр бүген «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә хәбәр итте).

Былтыр фестивальда дөньякүләм танылган Патти Смит (Patti Smith), Кит Эмерсон (Keith Emerson), King Сrimson, шулай ук «Машина времени», Земфира, «Аквариум» катнашса, быел аның үзенчәлекле яклары бар. Глобальләштерелүгә һәм көчләүгә каршы, иммигрантлар хокуклары өчен көрәшүче легендар Ману Чао (Manu Chao), La Campanella фольк-авангард ансамбле белән серб композиторы Борис Ковач (Boris Kovac), Бөекбританиядән мульти-этник-бэнд Fun-Da-Mental, Cargo Trio белән хорват музыканты Дарко Рундек (Darko Rundek), Лондон квартеты The Rifles һ.б. белән бер сәхнәдә Россия һәм якын чит ил вәкилләре сыйфатында җырчы Нино Катамадзе, «Вопли Видоплясова» белән «Маша и медведи» төркемнәре, виртуоз-балалайкачы Алексей Архиповский, яшь җырчылар Treya һәм Татьяна Зыкина фәкать «тере тавыш» белән генә чыгыш ясарга мөмкин булган фестивальда катнашачак. Беренче фестивальдан аермалы буларак, бу юлы Казанның үз башкаручылары күпләп катнашачак. Алар  арасында Мубай, «Оберег», «Кхоол Жингел» төркемнәре бар.

Моннан тыш, бүген Мәскәүдә шушы фестиваль мәсьәләләре буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә форумның генераль продюсеры Сергей Миров «ДДТ» белән «Мумий Троль»ның бер үк сәхнәдә беренче тапкыр нәкъ менә «Сотворение мира»/«Тынычлык булдыру» фестиваленда чыгыш ясаячакларын игълан иткән, дип белдерә Казан мэриясе сайты. Шулай итеп, принципиаль рәвештә бер үк сәхнәгә чыкмаган әлеге ике музыкаль төркем шундый фестиваль бәрабәренә бер-берсенә беркадәр якынаерга да риза. Фестиваль президенты Андрей Макаревич фикеренчә, моның кебек гамәл фестивальның идеясенә туры килә: төрле ил кешеләре һәм төрле дин тарафдарлары бер-берсе белән, сәясәтчеләрдән аермалы буларак, уртак тел таба алалар.