Казан мэриясендә бүген киләсе җылыту сезонына әзерлек буенча проблемалар кузгатылды

Республика башкаласында бу җәйдә 400дән артык йортта үзәк җылыту системасын ремонтланачак, 500ләп йортның түбәсен алыштырылачак, дип белдерде шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе А.Егоров

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда 2009/2010 ел җылыту сезонына кадәр барлыгы 400дән артык йортта үзәк җылыту системасына ремонт ясалачак. Моның өчен 795 млн. сум акча каралган. Шулай ук тагын 593 млн. сумга 500ләп йортның түбәсен алыштыру да планда бар иде. Хәзерге вакытта исә түбә алыштыру эшләренең яртысы башкарылган, ә җылыту системалары – 40 процентка, эшләр исә алдан билгеләнгән графикны узып гамәлгә ашырыла. Үзәк җылыту системасына тоташтырылган 4779 торак йортның 750се, ягъни 16 проценты киләсе сезонга әзер. 

Бүген мэриядә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»дә шәһәр Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе Андрей Егоров әнә шул хакта игълан итте.

Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Борһанов ачыклык керткәнчә, муниципаль милек итеп күчерелә торган РФ Оборона министрлыгының Идел буе-Урал хәрби округы Казан фатир-эксплуатация часте – КЭЧ карамагындагы котельныйлар буенча проблемалар аеруча күп. Аның техник яктан артык искергән котельныйлары Октябрь шәһәрчеге, Аракчино бистәсе һәм Казанның Гвардия урамындагы кайбер йортларны җылыта. Узган җылыту сезонында, күп санлы аварияләр булып, күп акча һәм артык көч түгеп, андагы хәлне җайга сала килдек, ләкин, закон буенча, муниципаль берәмлеккә милекне тапшырганда котельныйлар техник яктан нормага туры китерелергә тиеш, дип искәртеп, шәһәр исеменнән шуны таләп итүләрен белдерде. «Безнең хак позициядә булуыбыз турында хәзерге вакытта Президент Аппаратының хокук идарәсе һәм Татарстан Юстиция министрлыгының шул мәсьәлә буенча белешмәсе бар», - диде Башкарма комитет җитәкчесе. Мэр Илсур Метшин исә шәһәр прокуратурасына КЭЧ һәм шәһәр карамагына котельныйларын капиталь ремонтсыз яки шуның өчен финанс чыгымнарсыз гына тапшырырга җыенган ведомстволарның эш-гамәлләренә бәяләмә әзерләүне таләп итте.

А.Егоров сүзләренчә, шулай ук җылыту сезонына әзерлек буенча Бишбалта бистәсенең «Сантехприбор» АҖ җылыта торган яртысы буенча да мәсьәлә хәл итүне сорый, чөнки компания котельныен ябарга ниятли. Болардан тыш, Юдино тимер-бетон конструкцияләр котельные урынына да 8 нче мәктәпне һәм күп фатирлы 5 йортларны җылылык белән тәэмин итә торган яңа котельный кирәк. Шуңа күрә аларда блоклы-модульле котельныйлар проектлап төзү эшкә ярашлы, диде ул.