Иртәгә “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы ике күргәзмә эшли башлый

“Интермебель” күргәзмәсе - унберенче, “Агач эшкәртү”- унынчы тапкыр ишекләрен ача”
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә “Казан ярминкәсе”ндә берьюлы ике күргәзмә эшли башлый. Инде унберенче тапкыр оештырылучы “Интермебель” халыкара күргәзмәсе үзебезнең мебель базары үсешенә ярдәм итүче эре проект. Әлеге традицион халыкара чараны «Казан Ярминкәсе», «Центрлесэкспо» ААҖ ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясе булышлыгында уздыра.

«Интермебель» Идел буе төбәгендә иң абруйлы күргәзмәләрнең берсе. Ул мебель җитештерүчеләр, дизайнерлык фирмалары, салоннары, иҗат остаханәләре, рәссамнар, гомумән, мәнфәгатьләре мебель сәнәгате белән тыгыз бәйле белгечләр җыела торган мәйдан булып санала. Анда ел саен мебель һәм агач эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге заманча казанышлар үрнәкләре (йорт җиһазлары, офис өчен мебельләр, бизәкләү материалллары, мебель тышлау тукымалары һ.б.) тәкъдим ителә.Узган елгы юбилей күргәзмәсендә Россия һәм чит илләрнең 125 компаниясе катнашкан иде. Күргәзмә тарихында беренче тапкыр Төркиянең “Тюркель” компаниясе төрек предприятиеләренең коллектив экспозициясен тәкъдим итте.

Быел “Интермебель”дә катнашучылар арасында Калининградның “Интердизайн” мебель фабрикасын, илнең көньягында мебель җитештерүче эре компания - Ростовның “Дон-Ко” җәмгыятен, Новгород өлкәсенең йомшак мебель җитештерүче “Элегия”предприятиесен, мебель фурнитурасы белән тәэмин итүче “Озерски фурнитура компаниясе”н (Озерски), шкаф-купелар өчен кирәкле алюминий профильләр белән тәэмин итүче “Аристо” җәмгыятен (Мәскәү) һ.б. күрергә мөмкин булачак. Россия һәм Беларусь республикасыннан барлыгы 100 гә якын компания катнашырга теләк белдергән.

“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, быелгы күргәзмәнең тематикасы гаять киң. Экспозицияләрдә торак һәм җәмәгать биналары өчен мебель, җиһазлар өчкен тукымалар, фурнитура, комплектлаучы эшләнмәләр, интерьерның декоратив элементларыннан алып, мебель җитештерүдә, агач эшкәртүдә кулланылучы машина һәм җиһазларга кадәр тәкъдим ителәчәк. Катнашучы предприятиеләр арасында бу юлы да «Җиһаз-2009» мебель конкурсы уздырыла. Җиңүчеләр «Иң яхшы мебель дизайны», «Иң яхшы мебель компоненты», «Инновация 2009», «Иң яхшы интерьер» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Казан мебель күргәзмәсе программасына семинарлар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, фирмалар һәм яңа проектлар презентацияләре дә кертелгән.

“Агач эшкәртү” махсуслашытырылган күргәзмәсе исә быел унынчы тапкыр ишекләрен ача. Ул агач эшкәртү сәнәгате өчен технологияләр, җиһазлар, инструментлар, материаллар тәкъдим ителүче мәйдан. Күргәзмәнең эшлекле программасында “Татарстанның урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану” дигән “түгәрәк өстәл” утырышы планлаштырылган. Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Урман хуҗалыгы министрлыклары оештыра.

Күргәзмәләр 11 июньгә кадәр дәвам итә.