Түбән Камада яшәүче тагын бер инвалидның үз коляскасы булды

Түбән Камада яшәүче тагын бер инвалидның үз коляскасы булды

(Түбән Кама, 8 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре хәйрия акциясе үткәрде. Алар инвалид Ирек Ногмановка ярдәм күрсәтте.

Әле күптән түгел ул ике аягын да югалта һәм бүгенге көндә мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый. Идарә белгечләре аңа инвалид коляскасы сатып алу өчен бер көнлек хезмәт хакларын бүлеп бирде. Бүген исә колясканы Ирек Ногмановның өенә китерделәр. Моннан тыш, аңа 2,5 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.