Казан Ратушасында эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар

Казан Ратушасында эшмәкәрлекне үстерү турында фикер алыштылар

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә Кече эшмәкәрлекне үстерү буенча Координацион Советның утырышы узды. Анда Координацион Советның урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитет рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Думасы депутатлары, оешма җитәкчеләре һәм мәркәзебез эшмәкәрләре катнашты.

Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды, аерым алганда Казандагы транспорт челтәрен оптимальләштерү эше барышы; башкаладагы реклама базарының хәле һәм Вахитов районындагы азлап сату объектларын азайту турында чыгышлар һәм фикер алышулар булды.

Илсур Метшин Координацион Совет утырышын ачып җибәреп, мондый җыенның әле беренче тапкыр узуын белдерде. Әйтергә кирәк, Казан шәһәрендә кече эшмәкәрлекне үстерү буенча Координация Советы агымдагы елның февралендә башкала мэры карары нигезендә булдырылган иде. Шулай ук Казан шәһәре Думасының 17нче маенда узган сессиядә кече эшмәкәрлекне үстерү буенча 2007-2010 елларга исәпләнгән махсус программа да кабул ителде.

“Эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә хәл итәсе мәсьәләләр шактый, бары уртак сөйләшүләр һәм фикер алышулар нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була. Бу өлкәдә һәркемнең үз бурычы, без эшмәкәрлекне үстерүне күздә тотабыз, сез исә керем алуны”, - диде Илсур Метшин эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп. Шулай ук ул бүген караласы мәсьәләләрнең иң мөһимнәрдән булуын белдерде.

Казан мэры кече эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең санын 17 проценттан 25 процентка кадәр арттырырга кирәклеген әйтте һәм уртача хезмәт хакы да 17 мең булырга тиеш дип ассызыклады.

“Соңгы ике елда Россия шәһәрләре арасында Казанда салым җыю иң түбән булып калды. Билгеле, кече эшмәкәрлекне үстерү башкалабыз казнасына шактый акчалар китерә ала, әмма бу салымнар арттыру хисабына эшләнми”, - диде Казан мэры.

Ул башкалада барлыгы 140 мең кешенең кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүен әйтте. Ә гомумән мәркәзебездә 27 меңнән артык кече ширкатьләр теркәлгән һәм шуның 12 меңе икътисадый яктан актив булып кала. Моннан тыш, 42 мең шәхси эшмәкәрләр бар, аларның да 26 меңе икътисадый яктан актив дип исәпләнгән.

Илсур Метшин Казан шәһәренең кече ширкатьләренә кертелгән инвестиция узган ел 6 миллиард сумны тәшкил итүен әйтте.

“Без эшмәкәрләрдән кергән һәрбер тәкъдимнәрне кабул итәчәкбез. Инде 15 ел буе эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә хезмәт итәбез, ләкин бердәм юл табылганы юк. Билгеле бу юлны табу күп вакытлар таләп итә, әмма Казан бу өлкәдә дә беренчеләрдән булырга тиеш”, - диде И. Метшин. Ул Казан җитәкчелеге тарафыннан урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү өчен күп хезмәтләр куелыуны әйтте.

“Июнь аенда Казан Башкарма комитеты кече эшмәкәрлекне үстерүчеләр өчен ташламалар булдыруга гаризалар кабул итә. Моның өчен шәһәр бюджетына 2,5 миллион сум акча кертелде.

Шулай ук якын тирәдә мәгълүмати терминаллар эшли башлаячак һәм аның ярдәмендә эшмәкәрләр үзләренең документларын карау нинди стадиядә булуын күрә алачаклар”, - диде Казан мэры. Моннан тыш, ул хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрне әзерләү өчен курслар оештырылуын әйтте. Билгеле булганча, әлеге өлкә белән хәзер шәхси идарә оешмалары шөгыльләнә башлады.

Моннан тыш, ресторан бизнесы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр өчен бу көннәрдә мастер-класс оештырылган. Киләчәктә башка өлкәдә шөгыльләнүче эшмәкәрләрне дә укыту күздә тотыла.