^“Казан” халыкара аэропортыннан транзит рейсларының бер өлеше “Бигеш” аэропортына күчереләчәк

^“Казан” халыкара аэропортыннан транзит рейсларының бер өлеше “Бигеш” аэропортына күчереләчәк

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Казан” халыкара аэропортында Татарстан башкаласының 1000 еллыгына әзерлек башланды. Юбилей тантаналары алдыннан аэропортка БДБ дәүләтләре һәм чит илләрдән делегацияләр белән 30га якын авиалайнерны кабул итәргә кирәк булачак, бу “Татарстан” авиакомпаниясе расписаниесендә билгеләнгән гадәти рейсларны формалаштыру белән кыенлыклар китереп чыгарачак. Өстәвенә, рәсми кабул итү кагыйдәләре нигезендә, чит ил кунакларын каршы алу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шуңа күрә бәйрәм тантаналары алдыннан транзит рейсларының бер өлеше вакытлыча туктатылачак, бер өлешен исә беркадәр вакытка “Бигеш” аэропортына күчерү планлаштырыла.