Казан Ратушасында Ленинград блокадасында булганнарны хөрмәтләү тантанасы үткәрелде

Ветераннарга Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 65 еллыгы истәлегенә медальләр тапшырылды

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында ветераннарга Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 65 еллыгы истәлегенә медальләр тапшыру уңаеннан тантана үткәрелде.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ветераннарны сәламләп: «Кадерле ленинградлылар, хөрмәтле ветераннар! Ленинградның 900 көнлек фашист блокадасында торуы – ул Россия тарихының фаҗигале дә, шул ук вакытта батырлыкларга да бай битләре. Шәһәр халкы һәм аны саклаучылар язмышына искиткеч авыр сынаулар төшкән: ачлык, үзәккә үтәрлек салкыннар, артиллериядән тупка тотулар, бомбалар яудырулар. Ләкин Ленинград, бөтен дөнья күләмендә кеше рухының түземлелектә тиңе булмаган үрнәген күрсәтеп, чыдады һәм җиңде», - дип басым ясап әйтте.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, кайбер мәгълүматларда Ленинградта блокада чорында миллионнан артык кешенең гомере өзелгәнлеге хакында әйтелә. Ладога күле аша камалыштан чыгу, билгесезлек, юл азапларын һәм туганнарының, якыннарының үлемен күргән ленинградлылар өчен Герой-шәһәрне фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 65 еллыгы аеруча әһәмиятле вакыйга. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградтан барлыгы 2 миллионлап кеше эвакуацияләнгән. Ул чорда Казан тылдагы әһәмиятле шәһәрләрнең берсе булган, 1942нең язына  илнең төрле шәһәрләреннән, СССР республикаларыннан Татарстан башкаласына 136 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Ленинградның исә 6 предприятиесе Казанга күчерелгән, заводлар белән бергә югары квалификацияле эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Шул рәвешле, аларның күпчелеге Казанның Дәрвишләр бистәсенә урнаштырылган. «Блокадалы Ленинградта яшәүче» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 257 ветеран һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән 128 ветеран хәзерге вакытта Казанда гомер итә. Шуларның 151е бүген Ратушадагы тантанага килә алачагын белдергән, сәламәтлеге моңа мөмкинлек бирмәгән 234 ветеранга исә шәһәр районнары хакимияте җитәкчеләре урынбасарлары әлеге бүләкләрне үз күллары белән тапшырырга тиешләр.         

Бөек Ватан сугышы чоры һәм шул вакыйгалар хакында төшерелгән нәфис фильмнарга язылган җырлар, биюләр белән аралашып барган тантанада, Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко үтенече буенча, Казан мэры Илсур Метшин ветераннарга Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 65 еллыгы истәлегенә медальләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды, һәрберсе белән истәлеккә фотосурәткә төште. «Хөрмәтле ветераннар, Нева яры буендагы шәһәрне азат итүчеләр! Батырлык, түземлелек күрсәтүегез, оптимист булуыгыз, Ватан иминлеге бәрабәренә күп еллык хезмәт күрсәтүегез өчен рәхмәтләребезне кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм якты хыяллар, якын һәм кадерле кешеләрегезнең мәхәббәтен телим. Бәйрәм белән!» - дип чыгышын төгәлләде мэр И.Метшин.