Казандагы кайбер йортларга дүшәмбе су бирелмәячәк

Водоканал” МУП шушы уңайсызлыклар өчен казанлылардан гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга киңәш итә

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). 11 апрель сәгать иртәнге 9дан кичке 10га кадәр Казанның Яңа Савин районында, су белән тәэмин ителешне яхшырту максатыннан, үзәкләштереп су бирү түбәндәге йортларга туктатылып торачак:

- Октябрь ур., 1, 3, 3а, 3б, 5, 5а, 8, 10, 12;
- Гагарин ур., 73, 79;
- Коллектив ур., 25а;
- Восстание ур., 4а, 12, 14, 16, 17, 18, 19, 20, 22, 24, 27, 29, 8а, 12б, 18б;
- Ибраһимов ур., 27, 35, 37.


“Водоканал” МУП шушы уңайсызлыклар өчен казанлылардан гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга киңәш итә. Суга кытлык тойганнар өчен исә Октябрь ур., 8, тагын Восстание ур., 21 белән 27 һәм 29 нчы йортлар арасына автоцистерна белән су китертү ниятләнә.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы аша Казан шәһәре Думасы аппаратының җәчәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге игълан сала.