Илсур Метшин: ”Казанның үзәген көчәйтү өчен, Андрей Лобов Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенә башлык итеп куелды”

Андрей Лобов Илсур Метшинга, ышаныч күрсәтүе өчен, рәхмәт белдерде. Шулай ук алда зур эшләр торуын, зур бурычлар куелуын, аларны бергәләшеп хәл итәргә кирәклеген белдерде

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хакимиятендә яңа җитәкче – Андрей Лобов бүген яңа вазифада рәсми рәвештә администрация коллективына, районнарның җаваплы белгечләренә тәкъдим ителде. Шушы районнарның элеккеге башлыгы Равил Кәримов ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп күчерелде, ул торак-коммуналь хуҗалык блогы өчен җавап бирә.
Андрей Николаевич Лобов 1971 елда республиканың Азнакай районы Актүбә бистәсендә туган. 1994 елда Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. 1998-2005 елларда Казанның Совет районы хакимияте аппаратына җитәкчелек иткән, 2005 елда – Авиатөзелеш районы башлыгының беренче урынбасары, 2006 елдан – Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты эшләре идарәсе башлыгы.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин, Андрей Лобовны тәкъдим итеп, аның кандидатурасы ТР Президенты тарафыннан хуплануын әйтте. “Андрей Николаевич шәһәрдә билгеле кеше. Универсиада алдыннан эш күп, мин аларның барысын санап та тормыйм. Аларның барысы да мэриянең эшләр идарәсе җиткәсендә”, - диде мэр, шәһәрнең үзәген көчәйтү өчен, Андрей Лобовны Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятенә башлык итеп куюларын җиткерде.
Илсур Метшин сүзләренчә, Равил Кәримов шәһәр командасында озак эшләүчеләрдән санала. Ул шәһәр хуҗалыгының күп этапларын узган кеше буларак бәяләнә. Идел буе районы белән биш елга якын идарә иткән. “Бу гадәти район түгел, анда бистәләр дә күп, торак фонды да төрле. Равил Кәримов бизнес вәкилләре белән дә, хокук саклау органнары белән дә, сәнәгать предприятиеләре белән дә, социаль өлкә белән дә уртак тел табып эшләде”, - диде ул, Равил Кәримовка “Казан өчен хезмәт һәм эштәге батырлык” медален тапшырып.
“Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары белән шөгыльләнүче министрлыкта Равил Кәримов кебек җирдән чыккан кеше кирәк. Ул бу проблемаларны төптән белә. Мондый җаваплы урында Равил Кәримов, тармак алдында торган бурычларны хәл итәр өчен, республиканың һәм шәһәребезнең алдынгы тәҗрибәсен, төрле идеяләрне гамәлгә кертә алыр дип уйлыйм”, - диде Илсур Метшин. Шулай ук Равил Кәримовның яңа вазифада шәһәргә булышу өчен мөмкинлекләре зуррак булуын билгеләп үтте.
Равил Кәримов, үз чиратында: “Минем өчен бүгенге көн бик дулкынландыргыч. Биш ел дәвамында без сезнең белән җилкәгә җилкә куеп эшләдек. Безнең алга Президент, Хөкүмәт һәм мэр куйган бурычларны хәл иттек. Мин һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тоеп эшләдем. Федераль органнар вәкилләре дә безгә бик әйбәт мөнәсәбәттә булды. Биш ел эчендә бик күп эш башкарылды”, - дип билгеләп үтте. Һәм үзе белән эшләгән хезмәткәрләрнең алга таба да яңа башлык белән килешеп эшләүләрен сорады.
Андрей Лобов Илсур Метшинга, ышаныч күрсәтүе өчен, рәхмәт белдерде. Шулай ук алда зур эшләр торуын, зур бурычлар куелуын, аларны бергәләшеп хәл итәргә кирәклеген белдерде. “Монда сезнең булышлыктан башка булмый”, - диде ул, районнарның җаваплы белгечләренә.
Илсур Метшин, яңа башлыкны тәкъдим итүне тәмамлап, Идел һәм Вахитов районнарының зур мәйдан биләп торуын, аның үсешенә, шул исәптән финанслауга да зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. “Монда республика башкаласы хакына эшләү өчен бөтенесе дә бар”, - диде ул. “Казанга зур игътибар бирүче Президент җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласы исемен лаеклы йөртик”, - дип тәмамлады мэр сүзен.