Очып күтәрелү-төшү полосасын - федераль милеккә

Очып күтәрелү-төшү полосасын - федераль милеккә

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казан" Халыкара аэропортындагы очып күтәрелү-төшү полосасы федераль милеккә биреләчәк. Моңа күптән түгел Татарстан башкаласына килгән РФ транспорт министры Игорь Левитан рөхсәт биргән. Бу атнада Казанга объектларның техник халәтен тикшерергә һәм бәясен билгеләргә Россиянең Транспорт министрлыгы делегациясе килә. Безнең белгечләр бәяләвенчә, очып күтәрелү-төшү полосасы һәм аны торгызуга киткән чыгымнар белән 700 миллион сумнан да ким бәяләнергә тиеш түгел.

Аэропортка компенсация буларак, нәкъ шушы сумма түләнәчәк тә. Министрлыкта аэровокзал бинасында реконструкция үткәрү өчен әлеге акча җитәргә тиеш, дип саныйлар. Сүз уңаенда, Россиянең кайбер шәһәрләрендә мондый объектлар күптән федераль милек булып тора. Хәзер аларны ремонтлауга акча РФ бюджетыннан бирелә.