Казан сөт комбинаты майлы продукция чыгара

Казан сөт комбинаты майлы продукция чыгара

(Казан, 8 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казан сөт комбинаты майлылыгы югары булган продукция чыгаруга керешә. Шул рәвешле, эремчекнең майлылыгы - 16,5 процентка, катыкныкы - 4 һәм 6 процентка, йомшак сырның 62,5 процентка кадәр җиткерелә. Сөт эшкәртүчеләрнең сүзләренчә, бу сатып алучылар үтенече буенча эшләнелгән. Мисал өчен, кеше организмына кирәкле кальций югары калорияле продуктта булса гына үзләштерелә.

Майлылыгы югары булган яңа эчкелт сөт продукциясе чыдамлы яңа пакетларда чыгарылачак - предприятие чит илдән заманча төрү линиясе сатып алган. Эремчек һәм йомшак сыр элеккечә төреләчәк. Сүз уңаенда, сөт комбинаты тарафыннан аз майлы продукцияләр шул ук күләмдә җитештереләчәк.