Бөек Җиңүнең 60 еллыгына // АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ХӘЙРЕТДИНОВЛАР

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына // АЛТЫН ЙОЛДЫЗЛЫ ХӘЙРЕТДИНОВЛАР

Безнең буын Бөек Ватан сугышында катнашмады. Әмма ул вакытта без, яшүсмерләр, сугыш елларының ачысын татып яшәдек. Соңыннан сугыш турында, аның кырларында милләттәшләребез күрсәткән батырлыклары турында күп укырга туры килде.

Бу язмамда мин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган ике якташыбыз һәм милләттәшебез турында сөй-ләп үтәргә булдым. Алар икесе дә Хәйретдинов фамилияле. Икесе дә бер яктан. Туган җирләре күрше районнар: берсе — Абдуллино, икенчесе Богырыслан районыннан, икесе дә десантчылар…

Хәйретдинов Минһаҗ Хәй-ретдин улы 1905 елда Абдуллино районының Яңа Якуп авылында крестьян гаиләсендә туа. Өлкән сержант. Аңа Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 24 мартында бирелә.

Минһаҗ Хәйретдинов Совет Армиясе сафына 1943 елның февралендә алына һәм Көнбатыш Беларусь фронтының 159нчы укчы дивизиясендә хезмәт итә. Дивизия, дошманны бер-бер артлы җиңеп, Неманга омтыла. Әле һаман дошман кулында булган Неман ярына разведчиклар артыннан Хәйретдинов хезмәт иткән полк сугышчылары десант булып төшә. 1944 елның 16 июлендә немецлар, безнең фронтны тар-мар итү нияте белән, танклар ярдәмендә зур көч җибәрәләр.

Әмма безнең дивизия үзенең плацдармын киңәйтә башлый. Инде, берничә көн дәвам иткән бу каты бәрелештә якташыбыз Минһаҗ Хәйретдинов расчеты үзен батырларча күрсәтә. Бәрелеш-ләрнең берсендә дошман танклары, үз пехотасын каплап, атакага омтыла. Бервакыт дошман “тигр”ының берсе алга чыга һәм, тизлеген арттырып, Хәйретдинов расчетына ыргыла. Кирәк мизгелне туры китереп, Минһаҗ команда бирә, һәм артиллерист-лар салкын канлылык саклап кына танкка снаряд җи-бәрәләр. Танк яна. Менә икенче “тигр” аларга таба юнәлә. Ул да яна. Шулай итеп, Мин-һаҗның расчеты дошманның тугыз машинасын юк итә.

Бу сугышта Хәйретдинов расчеты тарафыннан тагын дошманның 15 ут ноктасы юк ителә һәм бер ротадан артык гитлерчылар сугыш кырында ятып калалар. Менә шушы каты бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен дә инде Мин-һаҗ Хәйретдинов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Сугыштан соң Минһаҗ Хәй-ретдинов демобилизацияләнә. Туган авылына кайтып, күп еллар авыл хуҗалыгында эшли. 1970 елның 4 февралендә вафат була.

Хәйретдинов Әкрам Мин-һаҗ улы 1924 елда Богырыслан районында крестьян гаиләсендә туа.

Бөек Ватан сугышында 1943 елдан катнаша. Диңгезче-десантчы. 1944 елның 26 мартына каршы төндә өлкән лейтенант К.Ф.Ольшанский җитәкчелегендә диңгез пехотасының аерым батальоны Николаев шәһәренең портына – дошман тылына җибәрелә. Бу десант отрядында безнең якташыбыз Әкрам Хәйретдинов та була. Отряд ике тәүлек каты сугыш алып бара. Безнең гаскәрләр килгәнче дошманның 18 атакасын кире кайтара. Бу сугышта 67 десантчыдан 12 генә кеше исән кала. Әкрам Хәй-ретдинов та һәлак була.

Шулай итеп, десантчыларның ярдәме белән Николаев шәһәре немец-фашист илбасарларыннан азат ителә, шә-һәрнең порты да исән кала. Десантчыларның бу батырлыгы турында И.В.Сталинга хә-бәр итәләр.

— Алар күпме иде? – дип сорый И.В.Сталин.

— Алтмыш җиде.

— Алтмыш җидесенә дә Советлар Союзы Герое исеме бирергә, — дип әмер бирә Баш главнокомандующий.

Әкрам Минһаҗ улы Хәй-ретдиновка 1945 елның 20 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә (һәлак булганнан соң).

Ә хәзер бераз уйланыйк.

Бу ике якташыбыз бер гаиләдән аталы-уллы түгел ми-кән? Шулай дип әйтергә нигез бар, югыйсә. Беренчедән, туган еллары аталы-уллы булырга туры килә: Минһаҗ Хәйретдинов 1905 елда туган, Әкрам Хәйретдинов — 1924 елда. Икенчедән, Әкрамның әтисенең исеме — Минһаҗ. Өченчедән, туган яклары да — Оренбург өлкәсенең күрше районнары: Абдуллино һәм Богырыслан.

Заманында мин шул район башлыкларына бу мәсьәләне ачыклау нияте белән хатлар да җибәргән идем. Тик җавап ала алмадым.

Әгәр минем шушы язмама, ягъни Минһаҗ һәм Әкрам Хәйретдиновларның язмышлары хакында безгә – Оренбургка, я Казан редакциясенә (“Tatar ile”) ачыклык керт-сәләр, без бик рәхмәтле булыр идек.

Әгәр, чыннан да, бу ике Хәйретдиновлар аталы-уллы булсалар, бер татар гаиләсеннән ике герой чыккан дигән сүз бит бу! Ә мондый очракны без кайсы халыкта күргәнебез һәм белгәнебез бар соң? Космодемьянский гаи-ләсеннән тыш. Алар турында калын-калын китаплар яздылар бит.

Бу ике шәхес — Хәйретдиновлар, якташларыбыз буларак та, татар халкының тагын бер горурлыгы буларак та, аерым игътибарга лаеклы түгел микәнни? Әгәр шулай булса, алар турында да китаплар язарга кирәктер бит. Халкыбызның батырлыгын чагылдырган тагын бер ачы-ш булыр иде.

Зиннур ШАКИРОВ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Оренбург.