Казанның Самосырово бистәсендәге чүплеген әле дә “җиңеп” булмый

Бу мәсьәлә буенча суд тикшерүе бара

 (Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда яз-җәй айларында калдыкларны тиешсез урынга түгүнең Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 70 очрагы теркәлгән. Шуларның 63е муниципалитет җирләрендә урнашкан булган. Көз азагына мондый урыннар саны 81 гә кадәр җиткән. Шуларның 15 е, биләгән территорияләр мәйданына бәйле рәвештә, чүплек (свалка) дип аталырга хокуклы. Мондый чүплекләрнең 12 се муниципаль җирләрдә, 3 се шәхси мәйданда урнашкан булуы ачыкланган. Мондый төр хокук бозган өчен 141 субъект административ җаваплылыкка тартылган.

“Әлеге территорияләр хуҗалары белән сөйләшкәннән соң, 75 чүплек урыны (92 процент) чистартылды. Самосырово бистәсенең Тынычлык урамындагы 12 нче йорттан ерак түгел урнашкан чүплек белән без 2012 елдан бирле көрәш алып барабыз. Закон нигезендә, суд карарыннан башка, без ниндидер гамәлләр кыла алмыйбыз. Хәзер әлеге мәсьәлә буенча суд тикшерүе бара”, - диде бүген АТИ идарәсе җитәкчесе Әлфир Шәмсетдинов Татарстан башкаласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.