Вахитов районы мәктәп һәм лицей директорлары Тайланд укытучылары делегациясе белән очраша

Казан югары уку йортларында традицион Беренче курс студенты көне үткәрелә
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә Вахитов районы хакимиятенең утырышлар залында районның гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре Тайланд укытучылары делегациясе белән очрашырга тиеш. Әлеге чара «AFS-«Укытучылар-волонтерлар»» халыкара программасы кысаларында оештырыла.
 Казан шәһәре мэриясеннән алынган хәбәргә караганда, 9 октябрьдә Казан кооператив институтында Беренче курс студенты көне үткәрелә. Студентларның елга бер тапкыр була торган мондый бәйрәме исә Казан дәүләт университеты 6 октябрьдән үк уздыра башлаган. «УНИКС»ның Кече залында 10 октябрьгә кадәр көн саен берничә факультет һәм институт студентлары үзләренең сәхнә осталыгын күрсәтә. 22сендә исә Зур залда Беренче курс студенты көненең йомгаклау концерты була. Багышлау кичәсе истә калырлык булсын өчен студентлар һәм укытучылар алдан ук әзерлек эше алып бара.