Татарстан башкаласында юл йөрү куркынычсызлыгының торышы

Юл йөрү куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы бу мәсьәләдә мэриядә хисап тотты

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре мэриясенең Башкарма комитет җитәкчесе Рафис Борһанов җитәкчелегендә узган чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә быел беренче ярты еллыкта юл йөрү белән бәйле вазгыять хакында Юл йөрү куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Юрий Абызов хисап тотты.
Норматив-хокук базасын камилләштерү, юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәлакәт булганда тиз арада ярдәм күрсәтү буенча инспекция тарафыннан күп эшләр башкарыла, дип белдерде ул үзенең чыгышында. «Алты айда Казанда 1078 юл-транспорт һәлакәте булды. Шулар нәтиҗәсендә 55 кешенең гомере өзелде, 1247 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алды, имгәнде», - диде Юрий Владимирович статистика мәгълүматларына мөрәҗәгать итеп.
Докладчы сүзләренчә, җәяүлеләр гаебе белән 155 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше һәлак булган, 144е җәрәхәтләнгән. Шәһәребездә җәяүлеләр өчен бүгенгә 8 җир өсте һәм 15 җир асты – барлыгы 23 юл кичүе төзелгән, яңалары корыла тора. Шәһәрнең генераль планы буенча, 2020 елга җәяүлеләр өчен 28 яңа юл кичүе (нигездә, җир асты) кулланылышка тапшырылырга тиеш.
 Юлларның начар булу нәтиҗәсендә, 6 айда 265 һәлакәт булган: 17 кеше үлгән, 291е яраланган, имгәнгән.
 Ю.Абызов сүзләренчә, автотранспорт арта бара, ә юллар челтәре бик акрынлык белән генә үсә. «Дөрес, күп кенә юлларда капиталь ремонт эшләре башкарыла, ләкин ул асфальт-бетон катламын торгызуга гына кайтып кала, ә юл хәрәкәтенең техник чараларына (юл билгеләре, киртәләр һ.б.) игътибар ителми. Шәһәребез юлларындагы «бөке»ләр тәүлекнең төрле вакытында төрле урында була, болар белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк. Моның өчен юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы урнаштыру кулай», - дип саный Юл йөрү куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе вәкиле.