Казанны төзекләндерү-матурлау шәһәр штабы утырышы була

Анда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, район хакимиятләре җитәкчеләре һ.б. катнаша

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә  Казан мэриясендә үткәреләчәк әлеге утырышта кече архитектур формалар һәм декоратив коймалар урнаштыру, зират территорияләрен карап тоту мәсьәләләре каралачак. Утырышта рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне бетерү эшләренең барышы турында хисап ясалачак, шулай ук штабның III кварталга төзелгән планын раслау буенча фикер алышу да күздә тотыла.
Утырышта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе, район хакимиятләре  җитәкчеләре һ.б. катнашачак.