Казанда 3нче трамвайның маршруты тимер юл вокзалына кадәр озайтыла

Бүгенге көндә әлеге маршрут трамваенда (Борисково бистәсе – Елга порты) елга вокзалына кадәр генә барырга мөмкин
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бу атна ахырында 3нче маршрут трамвае (Борисково бистәсе – Елга порты) тимер юл вокзалына кадәр озайтылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфан Галәвов хәбәр итте.
Трамвай маршрутын озынайту Тукай һәм Татарстан урамнарындагы трамвай юлларына комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрү нәтиҗәсендә ирешлегән, белгечләр әйтүенчә, аларны тимер юл вокзалына таба сузганнар. Хәзерге вакытта маршрутта 5 трамвай вагоны йөри, бу атна азагына алар ике тапкыр артачак.