«Ривьера» аквапаркында Яңа Савин районы балалары өчен спорт бәйрәме булачак

Ул «Күн туп» клубы призына үткәрелгән футбол турниры нәтиҗәләре буенча оештырыла
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) «Күн туп» призына үткәрелгән футбол турниры нәтиҗәләре буенча оештырылган бу тамашада балалар футбол командаларыннан 140тан артык спортчы катнашачак. Оештыручылар анда Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, «Рубин» футбол клубы генераль директоры Евгений Головның да катнашуын вәгъдә итә. «Ривьера» аквапаркындагы (Әмирхан ур., 1) әлеге спорт бәйрәме исә 9 июнь көнне 10 сәгатьтә башлана.