Заман һәм без//НИ БУЛДЫ БЕЗГӘ?//6 июнь, №20

Әллә ни булды бу гавамга - түзүме бу, түнүме, әллә бөтенләй үлүме? Ник мондый сорау куям әле? Чөнки мине шаклар катырган гайре табигый булмаган хәлләргә бик күпләр битараф.

Әйтик, трамвай-троллейбус, автобусларда яшьләрнең өлкәннәргә урын бирмәүләре. Әллә табигый хәлме бу? Мондый оятсызлыкка түзеп тору үзе үк оятсызлык, минемчә. Әйе, яше дә, карты да акчасын түләгән, һәр икесенең дә утырып барырга да хокуклары бар. Әмма шәһәр транспортында аяк өсте бару урыннары да каралган. Менә шул икенчесендә — нәкъ өлкәннәр, хәтта йөкле ханымнар, таякка таянган гарип-гораба картлар басып бара һәм шушы күренешкә бер кеше дә каршы сүз катмый. Ә ник җитми соң ул утырып бара торган урыннар диярсез бәлки. Әйтәм. Аның шулкадәр гади генә бер сәбәбе бар: таләп итмәгәнгә. Еламаган балага имчәк бирмәү принцибыннан чыгып, тиешле түрәләр төкереп карый бу мәсьәләгә. Янәсе, аннан да мөһимрәк эшләр дә җитәрлек.

Транспорттагы бу бәлане бар гавам белә. Әмма, ни өчендер, үз сүзен әйтми. Ник әйтми? Ни хакына? Кемнән курка? Әгәр ул сүзен әйтсә, шәһәр транспортына кайчан соңгы тапкыр утырганын да оныткан түрәләргә җәмәгатьчелек фикере булып барып ирешер иде ул.

Инде килеп, икенче бер гомумхалык файдалану сферасы — почта. «Почта» дил аталган, бу дәүләт учреждениесенә чикләнмәгән хокуклар бирелгән, күрәсең. Газета-журналларны таратканы өчен почта газета-журнал бәясенең яртысыннан да күбрәк өлешен үзенә ала. Инде башка республикаларга татар матбагасын яздыра да, җиткерә дә алмыйбыз — коточкыч кыйммәт! Янә шул почта бүген үз өстенә әллә күпме төрле функцияләр алды бит. Монополистка ук әверелде, валлаһи.

Конвертларны фәкать почта гына сата. Ә кайчан гына аларны очсыз гына бәя белән теләсә кайсы киосктан сатып алып була иде. Утка-суга, фатирга-газга түләүләр, айлык юл йөрү билетларын да ул сата. Штрафларны да, бандерольләр, посылкаларны да ул гына кабул итә. Пенсия тарату да алар карамагында. Тагын-тагын әллә нинди эшләр. Бәй, гомер-гомергә төп функциясе булган хат ташу, газета-журналларга яздыру, почта тартмаларын карау кебек эшләрен оныта да язганмын ич. Чөнки сәясәт безләрне аралашмасын-сөйләшмәсеннәр, теге-бу төбәкләрдәге хәлләрне үзәк газеталар ничек бирсә, шулай гына белсеннәр дип, хат язышу мөмкинлекләреннән дә мәхрүм итте бит. Кыйммәт хәзер хат алышулар. Озак та йөри, югала да һәм беркем шул хатлар өчен җавап та биреп тормый.

Телефон аша сөйләшү дә очсыз түгел түгелен, тик монда нәтиҗә күз алдында. Әмма монда да дөнья хәлләрен сөйләшеп бетереп булмый — кыйммәт. Шул телефон өчен дә почтага түлисе бит эле. Ә почта бүлекләрендә озын-озак чиратлар. Моны бар җәмәгатьчелек белә. Белмәсә, почтасын секретарьшалары чиратсыз гына ташый торган зур башлыклар гына белмәскә мөмкин. Шушы чиратларга каршы да бер сүз әйтергә дә җөрьәт итмиләр бит. Мин үзем 36 нчы почта бүлеге янында ук яшим. Әмма көненә ике-өч тапкыр ишеген ачып карасам да, чиратсыз чакка туры килгәнем юк. Берничә тапкыр жалу кенә- гәләрен дә сорап карадым, теге заманнарны искә төшереп — бирмәделәр. Начальникларын чакырып карадым — чыгармадылар. Үзем кердем. «Ну и что!» — дип, чак йөземә төкермәде. Күренеп тора — тыл нык моның. Нишләтсәләр дә урынында тотып калучы йонлач кулы бар. «Куда хотите — пишите, пойте. Ха-ха», — дип хихылдый.

Аңлашыла. Димәк, бу мәсьәләгә югары органнарда да шундыйрак караш. Аптырагач, чиратта торган халыктан сорап карыйм:

— Сез шулай чиратта торырга ризамы?

— Нишлисең инде, — диләр.

— Сез риза булсагыз, мин риза түгел, чиратсыз гына түлим әле, — дигән идем, чак ботарлап ташламадылар үземне.

Менә сиңа мә! Шушы ачуны, шундый энергетиканы миңа каршы түгел, тиешле кешесенә юнәлдерсәләр, монда болай интегеп тормаслар иде дә бит. Арадан берсе бик шәп кенә аргумент та тартып чыгарды: «Чиратсыз түлисең килсә, саклык кассасына бар да 5 процентка артык түлә!»

Әмма ул саклык кассаларында да шундый ук чират булып чыкты. Өстәвенә, тагы да кысанрак, — тагын да бөркүрәк. Бер апа сөйли: «Пенсиямне ала алмыйм, өченче ай инде энемнән бурычка акча алып торам», — ди. Күптән түгел генә ирен җирләгән. Кәефен саклау ашау-эчүгә караганда да мөһимрәккә әверелгән. Мин бу апаның хәлен бик тә аңладым, минем хәлемә бик тә охшаган иде шул. Кассалардагы хәлне дә белә халык. Тик дәшми генә. Ә вакытында түләми карагыз әле, утың-суың өзелә, мәхкәмәгә чакыру килә, өеңнән үк куа башлыйлар. Кәгазь язарга иренмиләр. Чөнки кәгазь дә, бәндә дә түзә...

Шунысын да әйтергә кирәк: бу почта бүлегендә эшләүчеләрнең исем-фамилияләрен дә белү мөмкин түгел. Мин аларны эзләп тә йөрмәдем.

Бар халык белеп тә, дәшми торган тагын бер өлкәне атап кит- мәкче булам — ул газета-журналларда басылып чыккан тәнкыйть мәкаләләренә хөкүмәт органнарының битарафлыгы. Монысы инде матбугатның җәмгыятьтәге ролен кимсетү өчен эшләнә. Тик аны кимсетү белән түрәләрнең роле, абруе югары күтәреләме яисә халыкның яшәеше яхшыра барамы? Икесе дә — юк! Ә кире нәтиҗә бар! Матбугатка да, түрәләргә дә «буш бугазлар» дип карау барлыкка килде. Чөнки барыбер файдасы юк инде дип, өметсезлеккә бирелгән халык көндәлек матбугатка җитди карамый, ихлас уй-фикерләре белән бүлешми. Күпләр өчен матбугат булды ни, булмады ни. Мондый нәтиҗә белән матбугатның тиражын да, сыйфатын да күтәреп булмый. Гади халыкны матбугат иң беренче — гаделлекне эзләве, торгызуы, икенче — үзенең катнашуы, аннары гына мәгълүмат чыганагы буларак тарта.

Җитеп торыр. Тик шунысын әйтеп куям: бу аталган өч өлкә дә почта, саклык кассалары, матбугат — өчесе дә дәүләткүләм әһәмиятле оешмалар. Буржуйларны куганда, Ленин нәкъ менә шуларны алуны беренчел мәсьәлә итеп караганын да беләбез. Димәк, бу учреждение-оешмаларда «тәр- тип»не хөкүмәт үзе куя дигән нәтиҗә генә ясарга кала. Ә кем үзгәртә ала соң аны?

Инде бу хәлләрне үзгәртүләрне дә, Путиннан ирек көткән кебек, Мәскәүдән бер мескен килеп эшләгәнне көтәргәме...

... 5 процент түлә, имеш. Яшәү, кешелек горурлыгыбыз 5 процент та калмаган түгелме?! Ә кеше горурлыгы исә югарыда искә алынган бер генә урында да бирелми. Анысы — җанда гына була ала. Ул җаныңда булса, син — Кеше, булмаса — сарык, һәм сине ничек теләсәләр, кая теләсәләр — шунда куачаклар, һәм шул чакта да дәшмәячәкме бу халык?!

Зөлфәт Хәкимнең тавышы яңгырый колагымда: «Әй, ни булды сиңа, газиз халкым?!»

Нәҗибә САФИНА.

Казан.