Татарча дәреслек//ТАРИХ ҺӘМ МИЛЛИ УЗАҢ//6 июнь, №20

Милли үзаңны үстерүнең юллары шактый. Шуларның аеруча отышлысы тарих фәне дисәк, һич тә арттыру булмас. Һәр халыкның милли үзаңы нигезендә үз тарихын белү ята. Бу яктан безнең горурланырлык тарихыбыз бар.

Татарның үткән юлына күз салсак, халкыбызның данлы-шанлы да, фаҗигале дә сәхифәләренә тап булырбыз. Мәсәлән, үзәкләшкән рус дәүләте төзелгәнгә кадәр үк татарларның Идел Болгарстаны (X гасыр башы — 1236), Алтын Урда (1243-1440), Казан ханлыгы (1445-1552) кебек бөтен дөньяда дан тоткан дәүләтләре булган. Боларга Себер (1429-1598), Әстерхан (1459-1556), Кырым (1443-1783) ханлыкларын, Нугай Урдасын (1430-XVII гасыр) өстәргә була, чөнки алар — Алтын Урда яшәүдән туктагач барлыкка килгән татар дәүләтләре.

Үкенечлесе шул: Казан ханлыгы басып алынгач, Мәскәү ягы безнең чын тарихны һәрчак бозып күрсәтте. Хәтта чагыштырмача объектив фикерле дип саналган Н.М.Карамзин да (чыгышы белән кырым татарларыннан) «мин патшалар тарихын яздым» дип мактанган...

Рус тарихчылары, бигрәк тә, татарларны яратмадылар (аларга «югарыдан» шулай кушылган иде). Шул уңайдан кечкенә бер мисал китерик: Н.Н.Головкин дигән бер автор Мәскәүдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Синең беренче тарихың» дигән китапны зур тираж белән чыгара һәм бушлай тарата. Анда еллар да, исемнәр дә күрсәтелми. Төп эчтәлеге, «татар-монголлар рус җирләрен басып алып, хатын-кызларны көчләделәр, балаларны колга әйләндерделәр, авыл-шәһәрләрне яндырдылар», диюгә кайтып кала. Мәскәүдә нәшер ителә торган басмалар (аеруча, «Молодая гвардия» журналы) әле дә татарга таш аталар.

Сүз башыбыз тарих фәнен искә төшерүдән башланган иде... Әле дә ярый, чын тарихыбызны бәян итү мөмкинлеге ачылды. Шундый эшкә алынган галимнәребезнең берсе — тарих фәннәре докторы Р.Фәхретдинов. Аның «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» дигән уку дәреслеген (1997) кулына алмаган татар сирәктер дип уйлыйм. Моннан тыш, бер төркем галимнәрнең «Татарстан тарихы» китабы (2001) чыкты. Тарихыбызның төрле чорларына багышлап 5—8 сыйныфлар өчен аерым дәреслекләр дә нәшер ителде.

Тагын бер шатлыгыбыз бар: 2006 елда 9 нчы сыйныф өчен «Татарстан тарихы. XX-XXI гасыр башы» дигән уку әсбабы дөнья күрде. Авторлары — профессор Б.Солтанбеков, тарих фәннәре докторы А.Иванов, тарих фәннәре кандидаты Ә.Галләмова.

Әлеге китап-дәреслек 10 бүлектән тора. Аңлашыла ки, кечкенә бер язмада аларның һәммәсенә дә киң тукталып булмый.

Китап «Казан губернасы XX гасыр башында», «Революция һәм гражданнар сугышы еллары», «Татарстан Республикасы 20 нче елларда», «Тизләтелгән яңартып кору шартларында», «Республика Бөек Ватан сугышы елларында», «Республика сугыштан соңгы елларда», «Республика 50 нче еллар уртасы — 60 нчы еллар башында», «Республика 60 нчы елларның икенче — 80 нче елларның беренче яртысында», «Үзгәртеп кору этабында», «Татарстан XX-XXI гасырлар чигендә» дигән бүлекләрдән тора.

Бу дәреслек — уку ярдәмлегенең үзенчәлеге шунда: ул проблемалы укыту принцибында төзелгән. Мисал итеп беренче бүлекне генә китерик: «Төбәкнең социаль-икътисади үсеше» темасына бәйләп түбәндәге сораулар куелган: «Исегезгә төшерегез: шәһәрләрдә яшәүчеләр саны арту һәм җәмгыять тормышында шәһәрләрнең роле үсү процессы ничек атала?» «XIX йөзнең икенче яртысы белән чагыштырганда, губерна халкының укый-яза белү дәрәҗәсе ничек үзгәргән?», «Россия тарихы, чит илләрнең Яңа һәм Иң яңа тарихы курсыннан искә төшерегез: нәрсә ул модернизация?», «XX гасыр Россия тарихы курсыннан исегезгә төшерегез: Столыпин аграр реформасының төп максатлары һәм юнәлешләре нидән гыйбарәт булган?» (болар һәммәсе дә бүлекнең 1 нче параграфына карый).

Һәр параграф материалларына йомгак та ясала. Сораулар куела. Биш кисәктән торган биремнәр дә бар. Шунысы ачык: дәреслек авторлары, материалларны бәян иткәндә, методикага гына түгел, педагогика һәм психология фәннәренә дә таянганнар.

Дәреслектә 1941-1945 елларга 5 параграф бирелгән (ә 3, 6, 7, 8, 9 нчы бүлекләр икешәр генә параграфтан тора). Бу аңлашыла да: Бөек Ватан сугышы илнең, халыкларыбызның киләчәк язмышын хәл итте. Шуңа күрә 15-19 нчы параграфларга зур урын бирү аеруча отышлы.

Мәхмүт ӘХМӘТҖАНОВ.