Манзара//БЕЗ ДӘ УКЫМАСАК, КЕМ УКЫР?//6 июнь, №20

«Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра» дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәрдер. Елдан-ел татар телендә нәшер ителүче басмалар саны арта бара. Ә нәрсә хисабына арта соң ул?

Башкаларының саны кимү, бер-берсенең укучыларын кысрыклау, җәлеп ителү бәрабәренә. Нинди генә басма булса да, алар үзләренең эчтәлеге-бизәлеше, юнәлеше, укучысы, күләме белән аерылып торалар. Күп очракта, яшүсмерләрне «сары», җиңел аңлаешлы, «шаккатризм» белән тулы газета-журналлар кызыксындыра. Шуның аркасында зәвыклы, милли хисләр белән сугарылган, ил-көн, сәяси агыш үзәгендә кайнаган мәгълүмат чаралары күләгә астында кала. Заман белән бергә пиар-басмалар да үрчи. Яшьләрнең кулында үз телебездәге нинди генә басма булса да сөенер идең, юк шул. Мәскәү газеталары Казан яшьләренең еш кына «үзенеке» була да куя... Киоскларга «Шәһри Казан», «Таtаr ile», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» кебек дәүләт газеталары, күп булса, 1-2 данә генә килә бит. Ә татарча журналлар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Татар телле дәүләт газеталары халыкка якынаю, даими абунәчесен булдыру өчен ниләр башкара соң? Кайбер шәхси мәгълүмат чаралары кебек, халыкны җәлеп итү өчен, лотерея уйнату, бүләк өләшү мәшәкатьле эш, өстәвенә, аның эшкә зыян салуы да бар. Төркемдәшләрем белән сөйләшеп торганда, шул мәгълүм булды: студент булганчы алар арасында «Шәһри Казан»ны, «Таtаr ile»н бөтенләй ишетмәгән, күрмәгәннәр дә булган икән. Бу физик тәрбия факультеты студентлары түгел, ә татфакныкылар!..

Шәхси газеталар лотерея уйнатып булса да, укучыларын саклап калырлар, анысы. Ә күпме соң әле безнең милләтебездә яшьләр «кабул итеп бетермәгән» газета-журналлар? Әйтик, татфакның ничә процент студенты «Шәһри Казан»ны язылып укый? Укымаса, һич югы андый газета барлыгын беләме соң алар?..

Кем ничектер, әмма мин бүгенге тормышны матбугаттан башка күз алдына да китерә алмыйм. Бары журналистларның ачык, гамьле, үз һөнәрләренә тугры булуы гына укучы-абунәчеләргә күптөрле проблемалар эчендә югалып калмаска, илебезне төрле яклап белергә һәм яратырга ярдәм итә ала.

Нияз САБИРҖАНОВ.

Казан.