Манзара//БАЛАЛАРНЫҢ СӨЕКЛЕ ШАГЫЙРЕ//6 июнь, №20

Татар балалар поэзиясенең күренекле шагыйрь Бари Рәхмәтнең тууына 110 ел (1897-1957).

Бари Рәхмәт — татар балалар әдәбиятында иң сөекле кешеләрнең берсе. Беренче шигыре «Ак юл» исемле балалар журналында 1914 елда ук басылып чыкса да, Бари Рәхмәт балалар өчен, чынлап торып, үзенә илле яшь тулып узганнан соң гына яза башлый. Революция, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы утларын кичеп чыныккан өлкән шагыйрь тыныч төзелеш елларында бөтен шигъри җегәрен яшь буынны тәрбияләүгә бирә. 1949 елда аның балалар өчен «Кем көчле?», «Укыйсым килә» исемле беренче китаплары дөнья күрә. Кыска гына вакыт эчендә ул «Зәңгәр күл» (1950), «Нәниләр китабы» (1953), «Сабан туенда» (1953), «Бакчада күңелле» (1954), «Безнең җәй» (1955), «Ялкау, иренчәк һәм кире» (1956), «Кыш бабай ёлкада» (1956) китапларын иҗат итә. Тиз арада балаларның иң яраткан шагыйренә әверелә.

Аның төп уңышы, һичшиксез, үзенең дә бөтен рухы, барлыгы белән сабый җанлы кеше булуында. Б. Рәхмәтнең өлкәннәр өчен язылган шигырьләрендә дә нәкъ менә балаларча фикер йөртә белү хас. Ул — табигате белән балалар шагыйре.