Кичәге почтадан//ФӘҮЗИЯ ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗНЕ БАРЛЫЙ//6 июнь, №20

Күптән түгел Тара шәһәрендә Татарстаннан танылган җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова булып китте. Бирегә ул татар халкы тарихының ак тамгаларын ачыклау эшләре белән килгән иде.

Фәүзия ханым шәһәребез музеенда, китапханә һәм архивында, “Нур” татар мәдәният үзәгендә булды, олы яшьтәге якташларыбыз белән очрашты. Ул, “Иттифак” партиясының рәисе буларак, Тарада милли эшләрнең барышы белән кызыксынды, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүенә борчылуын белдерде. Фәүзия ханым “Алтын Урдам — алтын җирем” дигән фәнни-популяр язмаларын һәм татар язмышына, тарихына нисбәтле башка китапларны бүләк итеп алып килгән иде. Мәчетебездә җыелган татарлар белән очрашу бик кызыклы булды.

Татарстаннан килгән кунагыбыз ерак Себердә яшәүче милләт- тәшләренә зур яңалык белән килгән икән. Фәүзия Бәйрәмова таралыларга үзләренең якташлары — “татар тарихы кыңгыравы” һәм “бөек сәяхәтче” — Габдрәшит Ибраһимов турында сөйләп, һәммәбезне шаккатырды. Апрель аенда 150 еллык юбилее билгеләп үтелгән зур дин галиме, тарихчы һәм милли сәясәтче Рәшит казый Тарада туган булган.

Фәүзия ханым белән булган очрашларудан соң бездә, татарларда, якташыбыз Габдрәшит Ибраһимовның исемен шәһәр тарихына кертеп калдыру теләге туды. Ә иң мөһиме — Тара шәһәрендә татарлар күпләп яшәгән бер урамга Габдрәшит Ибраһимовның исемен бирүгә һәм шунда истәлек тактасы куйдыруга ирешү һ.б.

Илдар МӘМӘТОВ,

Тара шәһәренең “Нур” татар мәдәният үзәге методисты.

Омск өлкәсе.