Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларын ачыклау буенча рейд узачак

Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларын ачыклау буенча рейд узачак

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда “Игътибар – балалар!” Бөтенроссия операциясе кысаларында шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе белән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейд үткәрәчәк.

Тәртип сакчылары һәм яшь хәрәкәт инспекторлары постлары шәһәрнең һәлакәтләр аеруча күп теркәлгән урам чатларында торачак. Рейд барышында хәрәкәт кагыйдәләрен бозучы җәяүле һәм велосипедчы үсмерләр белән юл хәрәкәте иминлеге турында профилактик әңгәмәләр үткәреләчәк. Барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга “ТУКТА – сине тормыш куркыныч астында!” дигән карточкалар тутырылачак. Кагыйдә бозу турындагы мәгълүмат бала укыган мәктәпкә, аның әти-әнисенә хәбәр ителәчәк, дип белдерделәр Казан ЭЭИ ЮХИДИдә.

Моннан тыш, махсус юл-патруль хезмәте экипаж шәһәр районнары буйлап велосипедта машина юлына чыгучы балаларын ачыклау максатыннан тикшерү уздырачак. Ә велосипедлар сату урыннарында әти-әниләр һәм аларны балалары өчен “Яшь велосипедчы” дигән белешмәлекләр тарату каралган.