Казанда иң яхшы урам җыештыручылар билгеләнә

Казанда иң яхшы урам җыештыручылар билгеләнә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 1 июньдә башкалада “Казанның иң яхшы ишек алды җыештыручысы” дигән бәйге игълан ителгән иде. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге конкурс, Казан ишек алларының даими чисталыгын һәм җыештыручыларның эшкә булган мөнәсәбәтен тагын да яхшыртуны күздә тотып уздырыла.

Бәйге һәр районда этаплап уздырыла. Аның махсус комиссиясе дә төзелгән һәм ул атна дәвамында яхшы җыештыручыларны билгеләп барачак. Ә һәр атна пәнҗешәмбе яки җомга көннәрендә район буенча иң яхшылар игълан ителә. Җиңүчеләргә район башлыклары һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырыла, шулай ук акчала премияләр дә каралган.

Бәйгенең гомумшәһәр этабы буенча “Казанның иң яхшы ишек алды җыештыручысы” номинациясендә җиңүче 28 июньдә игълан ителә.

Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итүенчә, Киров һәм Вахитов районнарының иң яхшы җыештыручылары иртәгә мәгълүм булачак. Киров районы буенча нәтиҗәләр — районның Можайский урамы 10, 12 йортлар адресы буенча 14.00 сәгатьтә, Вахитов районы буенча — районның Татарстан урамы 3/2 адресы буенча йомгак ясала.