Әңгәмәдәш//ТАТАР ШӨҺРӘТЛЕ ХАЛЫК//6 июнь, №20

«Без — татар халкы XXI гасырга бербөтен язмышлы, бербөтен телле, мәдәниятле, Сабан туйлы, көчле, бердәм һәм үсештәге милләт булып керә алдык. Бу - безнең киләсе буыннарга тапшыра торган иң олы мирасыбыз».

Бу канатлы фикер Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда яңгыраган иде. Шушы ук 2002 елдан Конгрессның Башкарма комитетын Ринат Закиров җитәкли башлый. Ул инде бүген бөтен барлыгы белән милли сәясәт җитәкчесенә әйләнде. Бу вакыт эчендә Ринат Зиннур улы милләт мәнфәгатен батырларча кайгыртучы шәхес булып танылды. Һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Шул уңайдан БТК БК рәисе белән әңгәмә үткәрергә форсат табылды.

— Ринат әфәнде, БТК Башкарма комитетының 2006 ел йомгакларына багышланган утырышында Сез: «Татарның — Татарстаны, ә Татарстанның татар халкы бар. Дөньяның 37 илендә 146 татар оешмасы эшли», — дип белдердегез. Моннан, Россия өлкәләрендә генә түгел, ә чит илләрдә дә милләттәшләр белән ныклы элемтә урнаштырылды дип нәтиҗә ясап буламы?

— Россия төбәкләрендәге белән бергә 378 оешмабыз бар. Алар, нигездә, күп кенә сәяси партияләргә үрнәк булырлык эшлеклелек һәм эзлеклелек күрсәтә. Безнең һәр үтенечкә, карарга, тәкъдимгә аларның даими игътибар бирүе — табигый күренеш. Әгәр моңа ирешелмәсә, бу гадәттән тыш хәлгә тиңләштерелер иде. Яңалыкны күтәреп алалар, гамәлгә ашырырга тырышалар. Зур куаныч бу!

— «Без бердәмлекне югалтмасак, бер-беребезне ишетә белсәк, көчлерәк булырбыз», диюегез дә хәтердә. Яшермичә генә әйтегез әле: тар- каулык сизелгәне бармы?

— Күп төбәкләрдәге бердәмлек урыннардагы татар тормышын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Вәкилләребез җирле закон чыгару органнарына депутатлыкка сайланалар. Мондый оешканлык халкыбызга милли мәнфәгатьләрне җиңелрәк гамәлгә ашырырга юл ача. Екатеринбург, Самара, Ульяновск, Әстерхан, Ленинград өлкәләрендә, Удмуртия, Чуашстан, Марий Эл республикаларындагы җанлылык моңа мисал булып тора.

Ашлык кибәкле булган кебек, дүрт татарның өч партия оештырып, таркаулыкка юл ачу халәтен дә яшереп булмый. Арада үз мәнфәгатьләрен халык ихтыяҗыннан өстен куючы затлар күренгәли. Төмән, Омск, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә шундый тискәре күренешләргә юлыгырга туры килде. Милләттәшләрнең бер юнәлештәге эшчәнлеккә туплануларына ирешәсе бар.

— Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршында теркәтү омтылышы турында да сүзләр ишетелә...

— Президентыбыз Минтимер Шәймиев, 1990 еллардан башлап, халыкның төп үсеш юнәлеше итеп Европа стандартына туры килерлек яшәешкә ирешү- не күрсәтте. Татар халкының үз йөзен саклау да бу бурычтан читтә кала алмый. Рухи биеклегебез дөнья халыклары дәрәҗәсеннән калышмаска тиеш. Шуннан чыгып, эшчәнлегебезгә бәя куелырга тиеш. Ә моңа ирешү, сүзебезне төрле ил вәкилләренә ишеттерү, мәнфәгатьләребезне яклау өчен халыкара оешмада үз урыныбызны тапмыйча булмый. Әлеге көнүзәк мәсьәләне чынбарлыкка әйләндерү уңаеннан эш бара.

— Конституциябезнең 14 нче маддәсендә «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә» диелгән. Бу сүзләр сезнең эшчәнлектә нинди чагылыш алды?

— Конституциябездәге әлеге маддә милләтне бербөтен итүгә нигез булып тора. Дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары читтәге милләттәшләргә ярдәм күрсәтүгә хәзер чит мәсьәлә итеп карамыйлар. Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты Россиядәге һәм чит илләрдәге татар оешмаларына якынаю юнәлешендә эшчәнлек җәелдерә. Бу — дәүләт сәясәте.

— Нишләптер, Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең роле сизелми.

— Аның эшчәнлеге Россия хөкүмәте теләгәнчә генә оештырыла. Кирәк дип саналмаганлыктан, мохтарияткә кагылышлы закон үтәлми. Шунлыктан, республикабыздан читтәге милләттәшләр язмышын кайгырту Татарстан өстенә генә төшә.

— Татар мәсләге — идеология- без хакында әледән-әле сүз кузгатыла. Бу хакта фикерегез нинди?

— Тарихыбыз катлаулы булгач, мәсләгебез гади була алмый. Бүген кайберәүләр татар халкының кимегәннән-кими баруын телнең, гореф-гадәтләрнең, мәдәниятнең юкка чыгуыннан күрә. Икенчеләр руслашу кысрыклавыннан фаҗига көтә. Баксаң, мондый эзәрлекләүләр дәүләтсез калган 450 ел эчендә даими күзәтелгән. Татар чит милләткә, мәмләкәткә хезмәт иткән. Әмма гайрәтле, сәләтле халкыбыз вәкилләре көчле рухлы шәхесләребезгә тугрылыгын югалтмаган. Рух ныклыгы — милләтебезнең төп терәге. Ул өметле киләчәкне күзалларга нигез булып тора.

Татарстан — бүгенге дөньяда татар халкының бердәнбер дәүләте. Барыбыз бергә булып, аны сакларга, көчәйтергә тиешбез. Бу — безнең алдагы иң зур бурыч.

— Яшьләребезнең татарлык чылбырын ялгаучы алмашка әйләнүенә ышанасызмы?

— БТК Башкарма Комитеты яшьләргә йөз белән борылды. Алар, татар яшьләренең соңгы дүрт елда узган I-II форумнары күрсәткәнчә, чорның барлык сыйфатларын үзләрендә туплаган варислар буларак, милләтнең киләчәген ачык күзаллыйлар. Аның саклануы, яшәве өчен көчләрен кызганмыйлар. Милләтебезгә лаеклы алмаш күз алдында үсә. Киләчәк — аларда. Моны истә тотып, 2007 елның декабрь аенда узачак IV корылтайга делегатларның 30 процентын яшьләр арасыннан сайларга уйлыйбыз.

— Югары уку йортларында читтәге төбәкләр өчен татар белгечләре әзерләү ничек бара?

— Татар тормышын җанландыру мәсьәләсе укуга килеп тоташа. Моннан дүрт ел элек Казандагы югары уку йортларына Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән милләттәшләрне кабул итү җайга салынды. Әмма Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йорты җитәкчеләренең белем бирүне дәүләтнең ике телендә, шул исәптән татарча, оештырулары түбән дәрәҗәдә әле. 1990 елларда зур күтәренкелек белән булдырылган татарча укыту кафедраларында, деканатларда милли сәясәтебез белән тәңгәлләшмәгән сүлпәнлек күзәтелә.

— Казанның читтәге татарларны якларга көче җитәме? Мондый адым ясау «төбәкләрнең эчке эшләренә тыкшыну» буларак кабул ителмиме?

— Бүгенге көндә Татарстанның, аның Президентының, оешмаларның абруе югары дәрәҗәдә. Башкортстаннан кала, һәр җирдә сүзебезгә уңай мөнәсәбәт сизелә. Шуңа таянып, урыннардагы татар оешмаларының эше җанлана, милли мәнфәгать яклана. Мәсәлән, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылына «ваһһабчылар төбәге» тамгасы тагылгач, аны бергәләшеп кире кактык. Чуашстан Республикасындагы Шыгырданда татар мәктәбе директоры көтмәгәндә эштән алынгач, моның сәбәпләре белән кызыксындык. Чиләбе өлкәсендәге Мөслимдә нурланыш фаҗигасенә юлыккан халыкның хокукларын яклаштык...

Зур сәясәткә тыкшынмыйча да, хәбәрдарлыкка юл ачып, милли азчылыкны урындагы хакимиятнең урынсыз җәберләвеннән араларга мөмкин.

— «Гаилә» программасы нинди максатны күздә тотып эш алып бара?

— Чит җирдәге һәр төбәктә татар мәктәпләре ачу мөмкинлеге юк. Мондый вазгыятьтә баланы татарчага өйрәтү — гаилә алдындагы беренче дәрәҗәдәге бурыч. Язучы һәм Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин җитәкчелегендәге «Татар гаиләсе» фонды күзәтүләре раслаганча, мондый шартларда сабыйлар күңеленә без теләгән уй салына. Башка милләт арасында «эреп» юкка чыгу куркынычы кисәтелә.

— Оренбург, Чиләбе, Ульяновск, Төмән, Екатеринбург, Омск, Томск төбәкләрендә җирле радио һәм телевидение программаларында татарча тапшырулар туктатылды. Бу — Россия төбәкләрендә аз санлы халыклар хокукын ачыктан-ачык кысумы, әллә эшнең башында торучыларның булганны саклап кала алмаулары нәтиҗәсеме?

— Моңа Россия дәүләтендә милли сәясәт булмау сәбәпче. Милләттәшләрне гаепләү урынсыз. Алар дәгъваны урыннарда белдерәләр, югары оешмаларга хатлар язалар. Тик Мәскәүдә моңа игътибар бирмиләр. Федерациянең Төбәкләр министрлыгы оешса да, коммуналь хуҗалык милли сәясәт белән янәшә куелгач, аннан нәтиҗәле эш көтеп булмый инде.

— Татарны таныту сәяхәтчелекне үстерүгә дә бәйле. Әмма Казанда татар экскурсоводларының чыгышларын ишетү — сирәк күренеш. Читтә дә татарның казанышларын күрсәтү тиешле дәрәҗәдә түгел.

— БТК Башкарма Комитеты кысаларында менә 4 ел инде этносәясәт программасы эшли. Россия төбәкләреннән, чит илләрдән килүчеләрне халкыбыз тарихы белән таныштырабыз. Елга 2 меңләп сәяхәтчене кабул итәбез. Ләкин бу бик аз.

Татар тарихы сәхифәләрен барлау эше белән шөгыльлә- нүче махсус ширкәтләр оешса, әйбәт булыр иде. Бу бик кирәкле эш. Шул чакта: «Казанга килгәч, үземнең чын татар икән- легемне аңладым, халкыбызның зурлыгын тойдым», — диючеләр саны тагы да ишәер иде.

— Ничек уйлыйсыз: читтәге татар галимнәрен Казанга чакырып, аларга фатирлар биреп, Татарстаныбызда эшләтү чынга ашарлык гамәлме?

— Июнь аенда, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә, читтә яшәүче галимнәрнең җыенын үткәрергә әзерләнәбез. Республика үсешенә теләктәшлек күрсәтүчеләрне ачыкларга уйлыйбыз.

— «Мөһаҗирләр музее» ачу көн тәртибенә куелды дигән сүзләр дөресме?

— Мөһаҗирләребез язмышы — татар тарихының бер өлеше ул. Моны барлау, Татарстанга кайтару һәм җәмәгатьчелеккә күрсәтү сорала. Күренекле шәхесләрнең архивлары милли хәзинәбезгә әйләндерелә.

Музей мәсьәләсенә килгәндә, Президентыбыз шәһәр хакимиятенә күрсәтмә бирде. Хәзер Мөһаҗирләр мирасханәсе өчен бина эзлиләр.

— Ринат әфәнде! Сезне күпләр Татарстанның милләт эшләре министрына тиңлиләр. Мондый бәягә лаек булу өчен, иң элек, үзеңә йөкләгән вазифаны бөтен җаваплылыгы белән тоеп башкарырга да кирәк бит әле.

— Моңарчы татар дөньясының кая таба бару юнәлешен аңласам да, аның киңлеген һәм куәтен 4 ел эшләү дәверендә тагын да ныграк белдем. Халкыма хезмәт итүдән канәгатьләнү хисе алдым. Татарның нинди генә шәхесләре юк! Бу — безнең бәхетебез, өметебез. Халкыбыз көчле ул. Милләтебезнең какшамас рухы исән һәм нык. «Бетәбез, батабыз, егылабыз», — дип еларга сәбәп юк. Фәкать үзебезнең урыныбызны, кирәклегебезне бер минутка да истән чыгармыйча, бердәм булып, алга юл ачарга кирәк.

Әңгәмәдәш — Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.