Алар истә, алар хәтердә...//«ТӨШЛӘРЕМӘ АК БАЯНЫМ БУЛЫП КЕРӘСЕҢ»//6 июнь, №20

Үткән ел Кама Тамагы районын, аннан Казандагы Актерлар йортын шаулатып, гөр китереп, татар, театр моңнары илчесе, виртуоз баянчы Рәис Сафиуллинның тууына 80 ел (1926-2004 елларда яшәде) тулу тантаналары үтте.

Әле тагын бер сөенеч булып, мәшһүр баянчы, композитор турындагы истәлекләрдән тупланган “Сагындым, бик сагындым” дигән күркәм китап та басылып чыкты. Аннан алда гына Дания ханым, остазы репертуарындагы 50 дән артык көйне туплап, компакт-диск эшләткән иде.

Мәшһүрләр күп, әмма аларның барысын да болай зурлап искә алу сирәк хәл ул. Хәзер дөнья тарайды, акчасызлыкка сылтап, милләтебезнең зыялы-затлы сәнгаткәрләреннән бу дөньядан киткәннәренең күбесен оныта барабыз.

Әйе, үзенең остазы исемен мәңгеләштерү, аның моңнарын кабат-кабат яңарту өчен гомерен дә бирергә әзер булган Дания ханым Дәминова кебекләр гасырга бер генә туадыр шул. Ә бит ул миллионер да, байбикә дә түгел. Гап-гади бер пешекче. Дисклар эшләтү, китап бастыру, зур-зур тантаналар оештырырга алыну йөзәр меңләгән акчалар таләп итә. Игелеккә омтылган җаннарны Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламый икән ул: Даниягә, сагыштан җанын кая куярга белми бергәләнеп йөргән көннәрендә, көтмәгәндә-уйламаганда, акча эшләү мөмкинлеге килеп чыга. Мәскәүдәге “Ак мәче” (“Белый кот”) фирмасы белән элемтәгә кереп, үзенең кечкенә бизнесын башлап җибәрә ул. Тәүге табышларына Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылына кайтырып күмелгән Рәис Сафиуллин каберенә мәрмәр таш куйдыра. Бер ягына аның “Бик сагындым авылым” көенең ноталарын уйдыра. Алгы өлешендә композиторның фани дөньяда, лаек булып та, үзенең тыйнаклыгы белән алалмый киткән “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән юлларны да яздырта. Чардуган эченә үлән чәчеп, түренә 12 роза гөле утырта. Һәр җәй саен Даниянең иркә куллары тәрбиясендә, зират тирәли хуш ис бөркеп, шаулап чәчәк ата алар. Әлбәттә, Дания әлеге игелекле гамәлләрендә күренекле баянчының якташлары — Кама Тамагы район хакимиятенең, Рәис Сафиуллин эшләп киткән Камал театры җитәкчеләренең һәм Казанның Дәрвишләр бистәсен- дәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае үзешчәннәренең ярдәменә таяна. Ә төп чыгымнар барыбер аның үз өстендә кала.

Дания ханымның бу кадәр дә фидакарьлеге бүген күпләр өчен сәер дә тоелырга мөмкин. Әмма үзе белән якыннанрак танышкач, аның бу эшләренең фидакарьлек белән генә чикләнмәвенә төшендем сыман...

Нәфис сынлы, зифа буйлы Бәрлегуҗа кызы Дәрвишләр бис- тәсендәге Рәис Сафиуллин җитәкләгән вокаль ансамбленә 19 яшендә килә. Оялчан, тыйнак авылдашының, кечкенәдән ягымлы кеше буларак хәтеренә сеңгән Фатыйх абый кызы икәнен белгәч, Рәис, яхшылыкка — яхшылык дигәндәй, кызның сәләтен үстерүгә бөтен көчен куя. Мецо-сопрано тавышына вокал куеп, ансамбльнең солисты дәрәҗәсенә күтәрә ул аны. Дания репертуарына кергән, Рәис Сафиуллин көй язган “Бик сагындым авылымны” (Мәгъсүм Латыйфуллин сүзләре), “Эзләдем мин сине” (Әнисе Ибраһимова сүзләре) һәм тагын дистәләгән җырлар белән сәхнәләрдә алар парлап чыгышлар ясыйлар.

...Хатынының хыянәте аркасында гаиләсез калган Ир-егет малаен карап үстерергә, асрау яллый. Ә үзе, көне-төне эшләп, башына килгән бәхетсезлеген онытырга тырыша. Һәм бәхетенә дип әйтергә кирәктер, шушы Кызны очрата. Кызның тырышлыгы, уңышлары гына түгел, гаҗәеп гүзәл күңеле, зифалыгы да сокландыра аны. Бу хакта Кызга үзенә дә сиздергәләп, сүзләр кузгата башлый... Әле егермесе дә тулмаган, сөю дигән әкияти хислә- ре уянырга өлгермәгән Кыз алардан бөтенләй аптырап ук кала. Хәтта, кыенсынып, ансамбльдән китәргә уйлый... Әмма ниндидер серле көчләр аны тоткарлап кала. Музыкаль җитәкчесенең үзенә генә түгел, ансамбльдә йөрүчеләренең барысына карата да гаҗәеп игътибарлы, ярдәмчел, кешелекле булуы (ул — зур театр музыканты, һәвәскәр башкаручылар остазы, хәтта гармунга тартылган балаларны җыеп бушлайга шуларны 2-3 айда чын баянчы итеп өйрәтүче), сәхнәләрдә өздереп баянда уйнавы, үзенә атап сөю моңы сарган көйләр иҗат итүе әкренләп Кызның да күңелен-җанын кузгата башлый...

Яшь аермаларын бер читтә калдырып, ялгыз Ир-егет белән Кыз йөрәгендә сөю хисләре кабына. Киләчәктә бергә яшәү планнары корыла. Ир-егетнең зур ярдәме белән кооператив фатир (1970 еллар ахырында аны алу өчен ялгыз кыз баланың гына сүзе үтәрлек идемени) өлгертәләр. Әмма, әмма... Авылда Кызның әнисенең өе янып китә. Ә ана килен-кияүләр кулына күчәргә телә- ми, яшәргә туп-туры ялгыз Кызына килә. Һәм кызының Ир-егеткә булган сөю хисләренә каршы аяусыз көрәшкә баса. Авыл рухы бит, үзеннән бик күп яшькә олы, өйләнеп аерылган, баласы бар, кеше ни әйтер, дип уйлый ул. Шулай да Ир-егет Кызның кулын сорап, аның каршына күп мәртәбәләр килә. Яхшылап та аңлата хәлләрен, усалланып та карый. Әмма Ана кеше сүзеннән кайтмый. Ахыр чиктә кызына иң авыр сүзләрне әйтә: “Әгәр шуңа кияүгә чыксаң, гомерлеккә каргармын”, — ди. Кызның ана каргышы белән яшисе килми. Әмма шашар дәрәҗәгә җитеп сөйгән Ир-егетнең өметенә дә балта чабарга теләми. Алар шулай яшерен янып, яшерен сөеп, мөселманча никахлашып, очрашкалау- ларын дәвам итәләр. Әмма бу хакта беркемгә дә сизермәскә тырышалар. Ансамбльдәге очрашуларны сагынып, көтеп алалар. Ир-егет өчен бу мәхәббәт сәнгать киңлекләрен колачлап йөзәрлек көч-дәрт бирә. Ә Кызны ул башкалабыз Казан сәхнәләрендә генә түгел, Мәскәү залларында да көчле алкышлар белән бәя- ләнүче җырчыга әйләндерә. Үзе дә берсеннән-берсе матур, моңлы көйләр иҗат итә. Улын аякка бастыру өчен бөтен тырышлыгын бирә. Миңа калса, бусы аерым тема булырлык язмыш. Чөнки гомере буе бер түбә астында яшәгән асрау хатынның да күңелендә ни генә булмагандыр.... Ата белән ул арасында каршылыклар туган икән, монда аның да йогынтысы булмый калмагандыр, билгеле.

Менә шулай тормыш-язмыш белән көрәшә-көрәшә еллар уза тора. Ә мәхәббәт сүрелми, ялкынлана гына бара. Ул ике күңел күлләреннән ташып чыгып, сәхнәләрдән моң булып ургыла. Иҗади уңышлар арта, әмма юллар гына кушыла алмый. “Мин ансамбльгә, эштән соң арып, кәефсез килсәм, ул мине гел: “Бүген төшемдә ак баянымны уйный алмый җафаланган идем шул, шуңа булган икән”, — дия иде. Ә кайбер көнне каршыма ук елмаеп чыга да: “Бүген ак баянымда өздереп-өздереп көйләр уйнадым, синең кәефең әйбәт булырга тиеш, син бит минем төшләремә ак баяным булып керәсең”, — дип шатлыгыннан бөркелеп сөйли иде”, — дип искә ала Кыз маэстросы турында. Һаман яшерен сөю, яшерен очрашулар белән, бергә булыр көннәрне көтеп, гомер ага да ага. Кызның әнисе 92 яшенә җитеп үлгәндә, Ир-егетебезнең дә шактый катлаулы авырулар кичереп, олыгаеп килгән көннәре була. Кыз, әнисе вафатыннан соң, аны үзенә алып тәрбияләргә тели. Әммә Ир-егетнең сүзе бер була: “Безгә законлы никахка керергә соң инде, ә ансыз бергә яшәүне синең яктан да, минем яктан да дөрес аңламаслар”, — ди. Кыз аны ташламый билгеле, гомерләрен бергә кичергән ир хатыннарыннан да артыграк итеп тәрбияли. Әмма, ни үкенеч, соңгы сулышында гына янында була алмый.

Монда сүзнең кемнәр хакында баруы турындагы сер һәркемгә ачылгандыр инде.

Дания ханым әле бүген дә сылу, зифа. Сәхнәләрдә өздереп матур итеп җырлый. Тик янында Рәис абыйсы гына юк. Һәм ул моның белән килешергә дә теләми. Заманча, зәвык белән җиһазланган, пөхтә итеп җыелган фатирына килеп керүгә, биредә сине Рәис Сафиуллин каршылый сыман, һәр яктан аның рухы бөркелеп тора. Ул — өйнең бөтен җирендә. Төп хуҗа булып, бүлмәләрне җанландырып, ярым елмаюлы карашы белән Дания ханыма көч-киңәш биреп тора сыман.

Дания ханым Дәминованың остазына һәм сөйгәненә багышланган игелекле эшләре турында сөйләшә генә башлыйбыз, ул Рәис абыйсы дөньясына күчеп, аның иҗатын, кешелеклелеген олылап сөйләргә тотына... Ә алдагы тормышында кемне дә булса очратып, гаилә кору турында аның ишетәсе дә , тыңлыйсы да килми.

Мондый олы мәхәббәт, мәңге сүнмәс, көчле сөю хисләренең сәбәбен төшенү дә кыен бүгенге кешегә. Бу әкияти сөю. Әллә соң аның сере яшерен янып, яшерен сөеп яшәүдә микән? Я булмаса, аерым яшәгәч, тормыш ваклыкларына батып, бер-берсенең кирәкмәгән якларын белми калудамы?

Ни генә булмасын, сагыну-сагышлар дәрьясында ярдан-ярга бәрелеп агучы Дания ханымга без бүген зур сабырлык, саулык телик. Ул исән булганда мәшһүр баянчыбыз, композитор Рәис Сафиуллин исеме, аның иҗаты онытылмас, каберенә сукмас өзелмәс!

Язилә АБДУЛКАДЫЙРОВА.

Рәис Сафиуллин турында замандашлары

Дания ДӘМИНОВА:

Рәис абый, театрдан һәм мәдәният сараеннан тыш, тагын 33нче һөнәр училищесында 200 кешедән торган дүрт тавышлы хор белән дә эшли иде. Мине шул хорга башлап җырлаучы итеп әзерләде.

1976 елда халык иҗат йорты тарафыннан Мәскәүгә — “Безнең адрес – Советлар Союзы” дигән телевизион тапшыруга җибәрелдек. Фольклор коллектив буларак, татар халкының йөзен чагылдырдык.

1969 елда Мәскәүдәге Союзлар йортының Колонналы залында чыгыш ясап, I Бөтенсоюз фестивале лауреатлары исеменә лаек булсак, 1980 елларда безгә II Бөтенсоюз фестивале лауреатлары дигән мактаулы исем бирделәр.

Рәис абый көнен төнгә, төнен көнгә ялган эшләде дә эшләде. Оркестр өчен ул уен коралларын үзе әзерли иде. Кубызлар, курайлар, кечкенә гармуннар, тальян гармуннар булдырды. Ул үзенә концерт баяны да ясады. Оркестрдагы уен кораллары ватылса, аларны төзәтте.

Хәлим ГАЙНУЛЛИН:

Казандагы С. Сәитгалиев исемендәге мәдәният сараеның җыр һәм музыка ансамблен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ВЦСПС премиясе дипломанты Р. Сафиуллин җитәкли. Бу коллектив – Бөтенсоюз һәм республика смотрларында җиңү яулаган. Мәскәү телевидениесе аша чыгыш ясап, тамашачаның игътибарын үзенә тарткан коллектив.

Марс МАКАРОВ:

“Беренче мәхәббәт” (Хәй Вахит), “Яшь йөрәкләр” (Фәтхи Бурнаш), “Чаткылар” (Таҗи Гыйззәт), “Банкрот” (Галиәсгар Камал), “Асылъяр” (Мирхәйдәр Фәйзи) кебек спектакльләрнең озак еллар сәхнәдән төшмичә уйналуында, уңышлы чыгуында, әлбәттә, аларны музыкаль яктан бизәүче Рәис Сафиуллинның да өлеше зурдан булгандыр...

Аның “Каз канаты”, “Яшьлек”, “Сүнмәс дәрт” һәм башка күп кенә халык җәүһәрләренә аранжировкалары әле бүгенге көндә дә әһәмиятен югалмый.

Рәгъде ХАЛИТОВ:

Рәис Сафиуллин татарлар арасыннан баянда уйнау осталыгының яңа дәверен ачты. Инструменталь музыка башкару алымнарын тирәнтен үзләштереп, ул баянның башкаручанлык мөмкинчелеген киңәйтте, уйнау техникасын баетты, динамик аһәңнәрне, характерлы авазлар хасил итү ысулларын камилләштерде, аларны, әсәр стилистикасына якынайтып, төрләндерде, авазлар артикуляциясенә төгәллек кертте.