Казанда Җиңү көнендә җәмәгать транспорты озаграк вакыт хезмәт күрсәтә

Кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнә

 (Казан, 7 май, "Татар-информ"). Май бәйрәмнәрендә Казанның кайбер урамнарында хәрәкәт чикләнә. Әлеге күренеш репетицияләр һәм бәйрәм чаралары үткәрелү белән бәйле.

Казан каласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков сүзләренчә, 7 майда сәгать кичке 6дан алып ярты төнгә кадәр Ирек мәйданында һәм Пушкин, Горький, Зур Кызыл, Толстой һәм К.Маркс урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Шушы ук урамнарда 8 май көнне сәгать кичке 7дән алып 9 май көндезге 3кә кадәр шулай ук транспорт йөреше чикләнелә.

9 май - Җиңү көнендә Казанда төп җирләү урыннарына алып барасы автобуслар билгеләнгән. Транспорт зиратларга Җиңү проспекты, Чехов базары, Дәрвишләр бистәсе, “Тимер юлчылар” мәдәният сарае, В.И.Ленин исемендәге мәдәният сарае, Волгоград, Гаврилов, Халитов урамнарында, Вахитов мәйданында урнашкан тукталышлардан кузгалып китәчәк. Әлеге махсус маршрутлар өчен 71 берәмлек автобус билгеләнгән.

Җиңү көнендә транспорт хезмәте ял көне графигы буенча сәгать төнге 11гә кадәр күрсәтеләчәк. Бәйрәм салютыннан соң “Казан Арена” стадионы янында шәһәр халкын башкаланың төрле районнарына илтеп җиткерү өчен 70 берәмлек автобус билгеләнгән. Болар хакында шәһәр җитәкчелегенең соңгы "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә сүз булды.