“Россия студент язы-2009” конкурсы 5 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләячәк

Фестиваль барышында Татарстан студентларыннан кимендә 120 волонтер җәлеп ителәчәк

              (Казан, 7 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Россия студент язы-2009” Бөтенроссия фестиваленың Казанда булачак финалы хакында фестивальның башкаручы директоры Марат Бохараев һәм региональ координаторы Марина Быкова аңлатма биреп, фестиваль барышында Татарстан студентларыннан кимендә 120 волонтер (һәр югары уку йортыннан 7-10 студент) җәлеп ителәчәге һәм аларның делегацияләргә беркетеләчәге хакында игълан иттеләр. Әлеге чара 14 майда гына башланса да, 6 дистәдән артык төбәктән киләчәк делегация белән волонтерлар хәзердән үк элемтәгә кереп танышып куйган, аларның төбәк үзенчәлекләрен өйрәнгән. Волонтерлар өчен “Россия студент язы” һәм Казанның үз “Студент язы” фестивальләренең эмблемалары, шулай ук Казан Универсиадасы символикасы төшерелгән рюкзаклар, футболкалар, блокнот, каләм һ.б. кирәк-яраклар әзерләп куелган, оештыру җыелышы үткәрелгән. Шунысын да искәртик: Универсиада уздырырга әзерләнә торган Казан өчен волонтерлык хәрәкәте буенча бу зур күләмле чара “беренче чирканчык”, тәҗрибә туплау өчен җирлек санала.

 

            Ләкин, оештыру эшләренең студентларны кабул итү, кунакханәләргә урнаштыру, аларны тукландыру, транспорт һ.б. белән тәэмин итү кебек күп мәсьәләләре хәл ителсә дә, әлегәчә республика данын фестивальда якларга тиешле үз командабызның составына кемнәр керүе мәгълүм түгел. М.Быкова сүзләренчә, 5 номинация буенча 5 коллектив яки аерым башкаручы тәкъдим ителәчәк, хәзерге вакытта һәр урынга 7-10ар кандидат, шулар арасыннан иртәгә җыелма командага сәләтлеләр сайлап алыначак. Номинацияләр исә вокал, бию, театр һәм оригиналь юнәлешләр, төбәк программалары буенча билгеләнә, шулай ук журналистика буенча аерым номинация дә каралган.