Казан илнең 67 төбәгеннән 2 меңнән артык студентны каршы алырга әзерләнә

14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия студент язы-2009» фестиваленың финалы үткәрелә

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 14 майдан 19ына кадәр Казан «Россия студент язы-2009» Бөтенроссия фестиваленың финалын уздырырга җыена. Студентларның бу фестивале «Россия Яшьләр Берлеге»/«Российский Союз Молодежи» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм башкарма хакимиятнең яшьләр сәясәте мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган федераль органнары тарафыннан 17 ел рәттән үткәрелә.

«Россия студент язы» студентлар иҗатын үстерү программасы кысаларындагы әлеге чара 72 төбәк, 9 төбәкара фестивальны һәм аның финал фестивален үз эченә ала. Соңгысы исә ел саен май урталарында илнең берәр «студентлар шәһәре»ндә уздырыла. Моңа кадәр фестивальның финалы Самара, Санкт-Петербург, Кемерово, Волгоград, Түбән Новгородта, 2001 елда Казанда булган иде һәм, 8 елдан соң, янә Казан шушы мәшәкатьләргә чумачак. Хәер, аңа әзерлек эшләре хәзердән ук кайнап тора. Бүгенгә «Россия студент язы-2009» фестиваленда катнашу теләге белән 67 төбәктән (1,5 мең кеше) заявка алынган, заявкалар килүен дәвам итә һәм бу мондый чара өчен рекорд булып тора (моңарчы иң күбе 49 төбәк катнашкан). Студентлар исә «Татарстан», «Ривьера», «Гранд Отель Казань», «Шаляпин», «Корстон», «Хаял» кунакханәләрендә урнаштырылачак, төп чаралар уздырыласы урыннар да шушы тору урыннарыннан җәяүләп кенә барырлык ераклыкта урнашкан. 

 Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында әлеге фестивальның башкаручы директоры Марат Бохараев белән региональ координаторы Марина Быкова катнашында үткәрелгән матубгат конференциясендә сүз әнә шул хакта барды.

 Оештыручылар сүзләренчә, 14 май көнне «Баскет-холл»да фестиваль ачылышы тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшиннан тыш, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашачак. Ачылышка кадәр фестиваль 4,5 меңнән артык студент катнашында яшьләрнең сәламәтлек маршы оештырылачак. «Без сәламәт – безгә кушыл!» шигаре белән Казан дәүләт медицина университетыннан 16.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк колонналар фестивальда катнашу өчен төбәкләрдән килгән һәм Татарстан шәһәрләре, районнары студентларын берләштерәчәк. Яшьләр Мулланур Вахитов мәйданына килеп туктый һәм бергәләп физик зарядка ясый, митинг үткәрә. Пушкин урамыннан Островский урамы юнәлеше белән барган колонна Казанның меңьеллыгы исемендәге паркка килә һәм андагы казанга, теләк теләп, металл акчалар ташлый, театральләштерелгән тамаша карый ала, соңыннан тынычлык символлары саналган күгәрченнән күккә җибәрелә. Аннары колонна «Баскет-холл»да финал фестиваль ачылу тантанасы башлана.

 Фестиваль конкурслары исә ил студентлары арасында иң талантлыларны билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип санала. Конкурслар  параллель рәвештә 4 урында барачак: «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексының бал залында – вокал буенча, КДУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында – бию буенча, В.Качалов исемендәге Казан Зур драма академия театрында – театраль һәм оригиналь юнәлештәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында – төбәк программалары буенча.